Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җәйге мөселман лагеры эшли башлады

Шулай ук чәршәмбе шәһәребез мәдрәсәсендә җәйге мөселман лагеры эшли башлады. Аның беренче сменасы малайлар өчен булса, бу юлы чират кызларда. Районыбыз укучыларының җәйге һәм кышкы каникуллары чорында мөселман лагерьлары 2000нче елдан бирле эшләп килә. Аның быелгысын мәдрәсә бинасында мөхтәсибәт оештыра. Беренче сменаны мөселман малайлары өчен үткәргән булганнар. 9 көнлек чираттагы...

Шулай ук чәршәмбе шәһәребез мәдрәсәсендә җәйге мөселман лагеры эшли башлады. Аның беренче сменасы малайлар өчен булса, бу юлы чират кызларда.

Районыбыз укучыларының җәйге һәм кышкы каникуллары чорында мөселман лагерьлары 2000нче елдан бирле эшләп килә. Аның быелгысын мәдрәсә бинасында мөхтәсибәт оештыра. Беренче сменаны мөселман малайлары өчен үткәргән булганнар. 9 көнлек чираттагы ял кызлар өчен оештырыла.
Һәр смена 20 шәр балага исәпләнгән. Лагерьдагыларны 2 яшь төркеменә бүлгәннәр. Алар биредә яшәп ял итә, гыйлем ала. Зифагөл Баязитова мөселман лагерына Түбән Сон авылыннан килгән.
- Миңа монда ялның дини белем алу белән үреп алып барылуы ошый,- ди Зифагөл Баязитова.
Район мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев әйтүенчә, атна ярым дәвамында балалар күңелле һәм файдалы ял итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев