Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ятып калганчы атып кал

Эшмәкәрләрнең "Лизинг-грант" программасында катнашырга аз гына вакытлары калып бара. Әлеге уңайдан үткән киңәшмәдә аның мөмкинлекләрен тагын бер кат тулырак итеп аңлаттылар. Мәгълүм булганча, 2нче август көнне "Лизинг-грант" программасында катнашырга теләүчеләрдән заявкалар кабул итүнең беренче этабы тәмамланды. Кызганычка каршы, быел аңа гаризалар тапшыручы райондашларыбыз, узган ел белән чагыштырганда, азрак икән. Район...

Эшмәкәрләрнең "Лизинг-грант" программасында катнашырга аз гына вакытлары калып бара. Әлеге уңайдан үткән киңәшмәдә аның мөмкинлекләрен тагын бер кат тулырак итеп аңлаттылар.

Мәгълүм булганча, 2нче август көнне "Лизинг-грант" программасында катнашырга теләүчеләрдән заявкалар кабул итүнең беренче этабы тәмамланды. Кызганычка каршы, быел аңа гаризалар тапшыручы райондашларыбыз, узган ел белән чагыштырганда, азрак икән. Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Илшат Дәрҗеманов киңәшмәгә җыелган эшмәкәрләргә конкурсның икенче этабына документлар әзерләргә тәкъдим итте. Анысы тагын бер атнадан башлана. Шунысы да мөһим, ТР Инвестицион үсеш агентлыгына көненә 400гә хәтле гариза килә. Шунлыктан, заявкаларны кабул ителгән тәртиптә карыйлар. Димәк, ничек тизрәк карар кабул итәсең, грант оту мөмкинлегең дә шулкадәр үк зуррак булачак. Эшмәкәрләргә программада катнашырга җыенган очракта, лизинг компанияләре белән дә алдан ук хәбәрләшергә кирәклеген аңлаттылар. Инвестицион үсеш агентлыгы вәкиле Рөстәм Хөсәенов аңлатканча, быел конкурста катнашу таләпләре күпкә җиңеләйтелде: нибары ике документ әзерлисе, программаны яклап торасы юк, документларны комиссия генә карый. Ул Мамадышның узган ел "Лизинг-грант"та катнашу мәсьәләсендә лидерлар рәтендә булуын ассызыклады һәм эшмәкәрләрне быел да автивлык күрсәтергә чакырды. Шунда ук «Социаль бизнес» гранты, «Инновация һәм технологик модернизация» субсидияләре турында да сөйләделәр. Кайсында гына катнашсаң да, эшмәкәрлекне үстерү өчен хөкүмәт ярдәм күрсәтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев