Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшь инспекторлар бәйрәм белән котлады

2013нче ел башыннан Татарстанда 64 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шулар нәтиҗәсендә 14 кеше үлгән, 99 ы төрле тән җәрәхәтләре алган. 7нче гыйнварга булган статистика әнә шундый саннардан гыйбарәт. Мамадыш машина йөртүчеләре дә үзенчәлекле дисциплина белән аерылып тормыйлар. Ә бу максаттан профилактика чаралары даими үткәрелә бит. Бәйрәм алдыннан да юл хәрәкәтенең яшь...

2013нче ел башыннан Татарстанда 64 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шулар нәтиҗәсендә 14 кеше үлгән, 99 ы төрле тән җәрәхәтләре алган. 7нче гыйнварга булган статистика әнә шундый саннардан гыйбарәт. Мамадыш машина йөртүчеләре дә үзенчәлекле дисциплина белән аерылып тормыйлар. Ә бу максаттан профилактика чаралары даими үткәрелә бит. Бәйрәм алдыннан да юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары руль артындагыларны сак хәрәкәт итәргә чакырдылар.

1нче санлы мәктәпнең юл хәрәкәте яшь инспекторлары кабаттан мамадыш урамнарына патруль белән чыктылар. Әлеге укучыларга практика файдага гына булачак. "Куркынычсыз тәгәрмәч" район конкурсы җиңүчеләрен бәйгенең республика этабы көтә. Тәртип сагындагылар автомобильчеләргә юл кануннары, руль артындагыларның бурычлары һәм хокуклары турында гына сөйләп калмады, ә бүләкләр дә өләштеләр. Искәрмәләр язылган кәгазьләр белән бергә машина йөртүчеләр календарьлар, газета, җиләк-җимеш һәм баллы ризыклар да алдылар.
Ә статистикага килгәндә, ул бер дә сөенерлек түгел. Мәсәлән, балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен алганда да, 2012нче елда алар 12 булса, ә быелның санаулы көннәре эчендә әлеге сан 2гә тигез. Республика белгечләре әйтүенчә, күпчелек юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпчесе- тизлек режимын сакламау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев