Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өй эчендә күргәзмә

Аның йортында сатып алынган җиһазлар бармак белән генә санарлык. Күбесен Валерий Федоров үз куллары белән тудырган. Дүсмәт авылы остасының эшен безнең иҗат төркеме дә бәяләде. Әлеге остаханәнең төзелгәненә 7-8 ел гына әле. Әмма агач материалыннан ни дә булса иҗат итү Валерий Федоровта мәктәп елларыннан ук. Белем алуын да шушы юнәлештә...

Аның йортында сатып алынган җиһазлар бармак белән генә санарлык. Күбесен Валерий Федоров үз куллары белән тудырган. Дүсмәт авылы остасының эшен безнең иҗат төркеме дә бәяләде.

Әлеге остаханәнең төзелгәненә 7-8 ел гына әле. Әмма агач материалыннан ни дә булса иҗат итү Валерий Федоровта мәктәп елларыннан ук. Белем алуын да шушы юнәлештә дәвам итә. Мәскәүдә агач эшкәртү белгечлегенә укый.
- Мондый сәләт бездә нәселдән килә. Минем әтием балта остасы булып эшләде. Мине дә бу шөгыль үзенә тартты. Әтием буралар бурап йөрде, ишекләр, урындыклар ясый иде. Ул чагында сатып алырга да юк иде бит. Гел мөрәҗәгать итеп тордылар,- ди.
Мәскәүдә белем алып кайткач та, Валерий авыл хуҗалыгы оешмасында эшли башлый. 14 ел трактор руле артында утыра ул. Бу чорда әлбәттә, агач эшенә вакыт аз кала. Хезмәт урынын алыштырганнан соң гына, яшьлек шөгыленә кире кайта. Иң элек машина гаражында иҗат итә. Ә 7-8 ел элек әлеге остаханәне төзеп, биредә эшли башлый. Баштарак тәрәзә рамнары, гадиерәк ишекләр, вак-төяк җиһазлар ясаган. Хәзер алар югары сыйфатлы дип әйтергә мөмкин. Әлеге 3 ишекне бер атнада ясаган. Сорап килүчеләр күп, өлгереп булмый хәтта, ди героебыз. Агач чүбенә кадәр алып бетерәләр икән. Иҗат җимешләренә заказ бирүчеләр генә түгел, ә үзе дә соклана Валерий Федоров.
- Мин үзем ясаган әйберләрне кабат-кабат карап йөрим. Сокланам мин аларга. Бер караганда матур кебек, икенче караганда кайсыдыр җире ошап та бетми. Кергән кешеләр дә бәя бирә,- ди.
Валерий Федоров ясаган җиһазларга бары тик югары бәя генә бирергә мөмкин. Өй эчендә кибеттән сатып алынган әйберләр бармак белән генә санарлык. Урындыклар, кровать-диваннар, берничә төрле өстәл, шкафлар. Болар бер генә елда ясалмаган, әлбәттә.
- Бу урындык мисалында гына әйтсәм, ул бик озак ясалды. Чөнки мин аны тулысынча үзем уйлап таптым. Һәр бизәген тудыруга шактый вакыт сарыф ителде. Гадәттә, беренче ясаган әйбер шулай күп вакыт сорый. Аннан соңгыларын беренчесенә карап ясыйсың,- ди.
Әлеге эшләнмәләре белән Валерий Федоров күргәзмәләрдә дә катнашкан. Ничек ясавым турында кызыксынучылар да, җиһазларым янында фотога төшүчеләр дә булды, ди остакул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев