Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туксанга җитү өчен кадер-хөрмәт кирәк

90 яшьлек юбилеен билгеләп узды Яңа Комазан авылында яшәүче райондашыбыз Гафия Рамазан кызы Рамазанова. Күркәм традиция буларак бәйрәм иясен котларга район башлыгы Анатолий Иванов һ.б. рәсми затлар килде. "Яшең җитсә кырыкка, эшләр китә шырыкка", - дип әйтергә ярата безнең халык. Кырыкта ук хәлләр мөшкелләнсә, бик начар була бит әле бу....

90 яшьлек юбилеен билгеләп узды Яңа Комазан авылында яшәүче райондашыбыз Гафия Рамазан кызы Рамазанова. Күркәм традиция буларак бәйрәм иясен котларга район башлыгы Анатолий Иванов һ.б. рәсми затлар килде. "Яшең җитсә кырыкка, эшләр китә шырыкка", - дип әйтергә ярата безнең халык. Кырыкта ук хәлләр мөшкелләнсә, бик начар була бит әле бу. Ул очракта , туксанны ,йөзне ваклаучылар нәрсә дияр?

90 яшен тутырып килүче Гафия ханым 1922 елның 10 нчы августында дөньяга тәүге аваз сала. Балачагы, билгеле, ачлык, сугыш елларына туры килә. Ул катлаулы үзгәртеп кору чорын да, тормышның ачысын-төчесен дә мулдан татый.
Ирексездән,90 яшькә җитүнең сере нидә икән соң, дигән сорау туа. Әлбәттә, кадер-хөрмәттәдер мөгаен. Чөнки, Гафия апа бугенге кондэ кызы Милэушэ белэн кияве Илдусның тэрбиясендэ, җитеш тормышта яши бирэ. Оныклары, чит тобэклэрдэ яшэуче балалары, " Милэушэм, Нурсаматым, Голчэчэгем" дип назалап искэ алган Гафия апанын балалары , юбилярны хэрдаим кадерлэп итгьтибар узэгендэ тоталар.
Гафия Рамазанова Бөек Ватан сугышында катнашкан иренә тугры хатын, балаларына сөекле ана, оныкларына үрнәк дәү әни. Хөрмәтле юбилярны котларга , Яңа Комазан авылына, Мамадыш Муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Миннегөл Муллаәхмәтова һ.б. килде. Гафия ханым , сабыйларча сөенеп, район башлыгы кулыннан РФ Президентының Рәхмәт хатын, адреслы котлау папкасын , татлы бүләкләрне дә кабул итеп алды.
Гафия ханым ,әңгәмә барышында, килгән кунакларга балалар исәбе күрмәскә, Аллаһы Тәгалә сугышлар бирмәсен, дус- тату яшәргә язсын , дип кат-кат теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев