Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәкәнешнең тере “легенда”сы

Аның өчен иң зур бәхет- укучыларының тормышта үз урыннарын табуы. Сүзебез Түбән Тәкәнеш авылында гомер кичерүче Римма Нигъмәтуллина хакында. Кичә мәгариф ветераны 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Беренче сыйныфка укырга кергәннән алып, бүгенгәчә аның тормыш юлы мәктәп белән бәйле. Түбән Тәкәнеш авылында туып-үскән Римма Нигъмәтуллина уку чорында үзешчән сәнгать һәм...

Аның өчен иң зур бәхет- укучыларының тормышта үз урыннарын табуы. Сүзебез Түбән Тәкәнеш авылында гомер кичерүче Римма Нигъмәтуллина хакында. Кичә мәгариф ветераны 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Беренче сыйныфка укырга кергәннән алып, бүгенгәчә аның тормыш юлы мәктәп белән бәйле. Түбән Тәкәнеш авылында туып-үскән Римма Нигъмәтуллина уку чорында үзешчән сәнгать һәм спорт белән шөгыльләнә. Әмма киләчәк һөнәре итеп мөгаллимлекне сайлый ул. 50 ел гомерен мәгариф тармагына багышлаган.
Бүген аның өй бусагасын атлап кергәннәрнең төгәл генә санын да хәтерләми ул. Римма Нигъмәтуллинаны иртәдән зур юбилее белән тәбриклиләр. Кунаклар арасында дуслары да, туганнары, күршеләре, хезмәттәшләре, укучылары да бар. Римма Мурзина белән алар 35 ел иңне-иңгә куеп эшләгән.
- Мин 3нче курста укыганда практикага кайттым. Шул чагында танышкан идек, һаман бергә. Мәктәптә гел ярдәмләшеп эшләдек. Хәзер дә аралашып торабыз, барлык бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез,- ди Римма Мурзина.
Римма Нигъмәтуллина 50 ел буе рус теле һәм әдәбияты фәненнән белем биргән. Шушы чорда сыйныф җитәкчесе буларак 4 чыгарылышны озата ул. Зөфәр Саттаров та аның укучысы. "Римма Нуриевна минем икенче әнием кебек",- ди.
Башка укучылары да онытмый Римма Нигъмәтуллинаны. Әледән-әле шалтыратып яки өйгә килеп хәлне белеп торалар, ди ул. Аның өчен иң зур бәхет нәкъ менә укучылары белән аралашып, аларның уңышына сөенеп яшәү.
70 яше тулса да, мәгариф ветераны туган мәктәбеннән аерылмый. Бүгенге көндә уку йортының "Яшь гвардиячеләр" музеен җитәкли ул. Укучыларга, килгән кунакларга туган як тарихы, күренекле шәхесләр, геройлар хакында сөйли. Бирегә түгәрәккә йөреп, балалар үзләре дә остазларыннан калышмыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев