Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Түбән Ушмада дин, мәдәният һәм спорт үсә

Түбән Ушма авыл җирлегенең киләчәге зур. Биредә дингә, мәдәниятка һәм спортка тартылучылар саны елдан-ел арта бара. Бу турыда төбәкнең эшчәнлегенә багышланган киңәйтелгән утырышта хәбәр иттеләр. Түбән Ушма авыл җирлегендә 2012 нче елда башкарылган төп эшләр хакында төбәк башлыгы Рафаил Муллахмәтов хисап тотты. Аның чыгышыннан күренгәнчә, узган ел әлеге торак пункт...

Түбән Ушма авыл җирлегенең киләчәге зур. Биредә дингә, мәдәниятка һәм спортка тартылучылар саны елдан-ел арта бара. Бу турыда төбәкнең эшчәнлегенә багышланган киңәйтелгән утырышта хәбәр иттеләр.

Түбән Ушма авыл җирлегендә 2012 нче елда башкарылган төп эшләр хакында төбәк башлыгы Рафаил Муллахмәтов хисап тотты. Аның чыгышыннан күренгәнчә, узган ел әлеге торак пункт өчен иң уңышлыларның берсе булган. Якташлары, эшмәкәр Рифат Мотыйгуллин көче белән спорткомплекс ачылды, "АПК Азык-төлек программасы" базасында республика семинары узды, мәктәп бинасында ремонт үтте. Болары иң зур эшләрдән. Әмма бер үк вакытта проблемалар да юк түгел. Җирлек халкын Түбән Ушма мәчетенең түбә калаен алыштыру, кечкенә урамнардагы юлларның торышы, югары урамнарга вакыты белән су килмәве кебек проблемалар борчый.
Мәчет түбәсенә килгәндә, бу эштә төзелеш материалы белән Рифат Мотыйгуллин ярдәм итәчәк, ә эшче көчләрне җәлеп итү мәсьәләсен авыл җирлеге идарәсе белән берлектә хәл итәчәкбез,- диде утырышка рәислек иткән район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов. Авыл халкы исеменнән чыгыш ясаган җирлекнең ветераннар советы рәисе Рифкать Галиев әйтүенчә, түбәнушмалылар дингә елдан-ел ныграк тартылалар. "Монда имамыбыз Илнар хәзрәтнең дә өлеше зур",- ди Рифкать абый. Хәзерге вакытта җомга намазларына 50 дән артык кеше җыела башлаган.
"Җирлектә демографик хәл әлегә тотрыклы",- ди урта мәктәп директоры Фәрит Шакиров. Бүгенге көндә белем бирү йортында 92 укучы исәпләнә. 2020нче елга кадәр аларның саны уртача 80 булачак.
Фәрит Шакиров әйтүенчә, авылда балалар өчен барлык шартлар да тудырылган. Спорткомплексының ишекләре һәркем өчен ачык, мәктәптә дә белемне заманча технологияләр кулланып бирергә омтылабыз,- ди ул. Ә менә 40 сабый исәпләнүче балалар бакчасында бераз проблемалар бар икән. Учреждение җитәкчесе әйтүенчә, түбәдән су үтә... Төзекләндерү эшләре авылның мәдәният йортына да кирәк. Моннан тыш, биредә җылылык системасын да газ белән ягуга күчерү зарур. Кыш айларында клубта чагыштырмача салкын. Рафаил Муллахмәтов әйтүенчә, соңгысын быел уңай якка хәл итәчәкләр икән.
Утырышка йомгакны район башкарма комитеты җитәкчесе ясады. Илнар Хафизов бу төбәктә узган ел башкарылган эшләрне уңай дип бәяләде һәм түбәнушмалыларның район үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
- Биредә уңышлар һәр өлкәдә дә бар. Укучылар спорт белән шөгыльләнә. Көрәшчеләр районда гына түгел, ә республикада да призлы урыннар яулыйлар. Күпләп терлек асраучы гаиләләр шактый. Моны сөт җыю күрсәткеченең артуыннан да күрергә була,- ди Илнар Хафизов.
Утырыш азагында авыл җирлегенең үсешенә керткән өлешләре өчен ветераннар советы рәисе Рифкать Галиев, КФХ башлыклары Рамил Җиһаншин һәм Габделхәт Яруллин район башлыгының, башлангыч сыйныфлар мөгаллимәсе Зәйтүнә Шакирова мәгариф бүлегенең рәхмәт хатларына лаек булдылар. Габдуллиннар һәм Габдрахимовлар гаиләләренә авыл җирлегенең махсус бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев