Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Табиблар белән җитди сөйләшү

"АК-БАРС-Мед" иминият компаниясе" белгечләре урыннарда медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын әледән-әле тикшереп торалар, халык арасында сораштырулар үткәрәләр, хастаханә җитәкчелеге белән очрашулар оештыралар. Шундыйларның чираттагысы бу атнада үткәрелде. "АК БАРС-Мед" иминият компаниясе" ҖЧҖенең Алабугадагы филиалы директоры Алена Әхмәтова, баш белгече Эльвира Краснова, филиалның Мамадыш районындагы баш белгече Эльвира Гайфетдинова, район үзәк хастаханәсе...

"АК-БАРС-Мед" иминият компаниясе" белгечләре урыннарда медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын әледән-әле тикшереп торалар, халык арасында сораштырулар үткәрәләр, хастаханә җитәкчелеге белән очрашулар оештыралар. Шундыйларның чираттагысы бу атнада үткәрелде.

"АК БАРС-Мед" иминият компаниясе" ҖЧҖенең Алабугадагы филиалы директоры Алена Әхмәтова, баш белгече Эльвира Краснова, филиалның Мамадыш районындагы баш белгече Эльвира Гайфетдинова, район үзәк хастаханәсе баш табибы Дамир Хаҗиев һәм аның урынбасарлары катнашында җәмәгатьчелек вәкилләре белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрделәр. Анда йөз кеше арасында уздырган анкеталау нәтиҗәләре, халыкның үзләренә нинди сораулар белән мөрәҗәгать итүләре җиткерелде. Сораштырылганнарның 31е-табибларның кабул итү графигыннан, 36сы-лабораториянең, УЗИ, ЭКГ, рентген һ.б. кабинетларның эш графигыннан канәгать булмавын белдергән. 41әр респондент (сораштыру үткәрелгән кеше) поликлиника табибларының кешегә мөнәсәбәте игътибарлы, хөрмәтле һәм битараф, 15е-тупас, дигән. 33 кешегә поликлиникада медицина хезмәте күрсәтү өчен түләргә тәкъдим иткәннәр. Поликлиника эшчәнлеген 5 баллы система белән бәяләргә тәкъдим ясалгач, 18 кеше "5"ле, 35се-"4"ле билгесе куйганнар.
Быелның унбер аенда иминият компаниясенә үз хокукларын яклаулауларын сорап 106 кеше мөрәҗәгать иткән.
- Гражданнарның позицияләре актив булырга, һәркем үз сәламәтлеген саклау турында даими кайгыртырга тиеш,-ди Алена Әхмәтова.
Сөйләшүдә катнашкан районның иҗтимагый Советы членнарының, җәмәгатьчелек вәкилләренең дә хастаханә җитәкчелегенә әйтер сүзләре шактый җыелган иде.
Дамир Хаҗиев халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфаты һәрвакыт хастаханә җитәкчелегенең игътибар үзәгендә булуын, табиблар составын яшәртү өстендә эшләүләрен билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев