Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сыра сатуга да чикләүләр керде

Ай башыннан сыра сату кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр, Мамадыш районы сәүдә нокталарында алкогольле эчемлекләр сатуның үзенчәлекләре эшмәкәрләр киңәшмәсендә каралды. Муниципалитет бинасында район житәкчелеге һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре катнашында узган чарадан хәбәрчебез Гөлназ Мөхәммәтҗанова репортаҗы. Район җитәкчелеген бүгенге көндә кибетләрдә республика продукциясенең аз күләмдә сатылуы борчый....

Ай башыннан сыра сату кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр, Мамадыш районы сәүдә нокталарында алкогольле эчемлекләр сатуның үзенчәлекләре эшмәкәрләр киңәшмәсендә каралды. Муниципалитет бинасында район житәкчелеге һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре катнашында узган чарадан хәбәрчебез Гөлназ Мөхәммәтҗанова репортаҗы.

Район җитәкчелеген бүгенге көндә кибетләрдә республика продукциясенең аз күләмдә сатылуы борчый. Үзебездә җитештерелгән спиртлы эчемлекләрне сату күләмнәре буенча без Татарстан буенча иң артта калган районнар исемлегендә. "Аракы сату кимү белән беррәттән эчүчеләр саны да кимесә бик яхшы булыр иде, тик андый күрсәткечне киметә алмыйбыз бит",-дип, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов эшмәкәрләрне читтән кертелгән алкогольле эчемлекләргә караганда җирле продукцияне сатуга зуррак игътибар бирүләрен сорады. "Эфес", "Булгар-пиво" эшләнмәләренә өстенлек бирү сорала. Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Илшат Дәрҗеманов әлеге компанияләр белән эшчәнлекне көчәйтү юлларын бергәләп карарга тәкъдим итте. Шунда ук агымдагы елның 1нче июленнән сыра сату тәртипләренә кертелгән үзгәрешләр турында да искәрттеләр. Хәзер сыра нигезендә җитештерелгән барлык эчемлекләр дә алкогольле продукция категориясенә кертелә. Спиртлы эчемлекләргә карата кулланыла торган барлык чикләүләр сырага карата да кулланыла. Ягъни, эшмәкәрләр үз сәүдә нокталарында 22.00 сәгатьтән иртәнге унга кадәр сыра сатуны да бетерергә тиешләр. Әлегә катылыгы 5 проценттан ким булган эчемлекләр искәрмә булып кала. Киләсе ел башыннан андыйларга да шул ук чикләүләр кулланыла башлаячак. Эшмәкәрләргә декларация бирүдәге үзгәрешләр турында да сөйләделәр. Дәүләт алкоголь инспекциясенә һәм Росалкогольрегулированиегә отчетларны электрон формада җибәрү юлларын "ТаксНет" ЯАҖнең Мамадыштагы вәкиле Алексей Брызгалов аңлатты. Киңәшмәгә җыелганнарның бу өлкәдә һәм спиртлы эчемлекләр сату мәсьәләсендә булган сорауларына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Яр Чаллы территориаль органының бүлек начальнигы Наталья Кукушкина җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X