Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәрдә үсентеләр саны артты

Мамадыш совхозы урамнарын миләш һәм юкә үсентеләре бизәде. Шәһәребез мәктәпләре укучылары, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре Бөтенроссия агач утырту көнендә катнаштылар. Агач утырту көнен ил күләмендә тәүге мәртәбә 2011 нче елны үткәрделәр. Әлеге чараның рәсми датасы итеп майның икенче шимбәсе билгеләнде. Шул рәвешле, Россиянең экологик календаренда яңа "яшел" дата билгеләнде. Быел илнең...

Мамадыш совхозы урамнарын миләш һәм юкә үсентеләре бизәде. Шәһәребез мәктәпләре укучылары, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре Бөтенроссия агач утырту көнендә катнаштылар.

Агач утырту көнен ил күләмендә тәүге мәртәбә 2011 нче елны үткәрделәр. Әлеге чараның рәсми датасы итеп майның икенче шимбәсе билгеләнде. Шул рәвешле, Россиянең экологик календаренда яңа "яшел" дата билгеләнде.
Быел илнең һәр регионында да диярлек әлеге акциягә кушылдылар. Мамадыш районы да читтә калмады. Агачлар утыртуны Мамадыш совхозында башкардылар. Һәр утыртылган агач- тормыш символы, дип аңлаттылар биредә катнашучыларга.
Үсентеләрне ничек дөрес утыртырга кирәклеген урман хуҗалыгы хезмәткәрләре сөйләде. Бүген бергәләп юкә һәм миләш агачлары утыртылды. Аларны иртән Соколка урманчылыгыннан китергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев