Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы сәүдә нокталарының тышкы кыяфәтен бәяләде

Шәһәребез быел тагын бер зур вакыйга шаһите булырга әзерләнә. Инде хәбәр ителгәнчә, август аенда Татарстан мөгаллимнәренең август киңәшмәсе бездә узачак. Аның эшендә Республика Президенты Рөстәм Миннехановның да катнашуы көтелә. Район җитәкчелеге, Мамадышыбыз кунаклар каршында ким-хур булмасын өчен, барысын да эшли. Ләкин анда яшәүчеләрдән башка гына теләгән максатка ирешеп булмасын да...

Шәһәребез быел тагын бер зур вакыйга шаһите булырга әзерләнә. Инде хәбәр ителгәнчә, август аенда Татарстан мөгаллимнәренең август киңәшмәсе бездә узачак. Аның эшендә Республика Президенты Рөстәм Миннехановның да катнашуы көтелә.

Район җитәкчелеге, Мамадышыбыз кунаклар каршында ким-хур булмасын өчен, барысын да эшли. Ләкин анда яшәүчеләрдән башка гына теләгән максатка ирешеп булмасын да аңларга кирәк. Шәһәрдәге берничә коммерция кибетләрен, хезмәт күрсәтүче оешмаларын карап йөргәндә район башлыгы Анатолий Иванов әнә шул фикерне алга сөрде...
Шәһәребездә инде ничә ел йөзләрен үзгәртмичә диярлек эшчәнлекләрен дәвам итүче кибетләр бар. Ә бит замана үзгәрә. Сәүдә нокталарын, хезмәт күрсәтү объектлары тирәләрен төзекләндерү буенча күпме мөмкинлекләр бар. Фантазияңне эшкә җик тә, аны тормышка ашыр гына. Ә бит матур бина, аның тирәсендә үскән чәчәк клумбалары, заманча эшләнгән реклама чаралары клиентларны җәлеп итүдә әһәмиятле роль уйнамыйча калмыйлар…
Шушы ук көнне Анатолий Иванов җитәкчелегендәге махсус комиссия капиталь ремонт алып барылучы Красная Горка урта гомумбелем бирү мәктәбендәге эшләр белән танышты һәм кунакларның бер өлешен кабул итәчәк 2нче санлы лицейда булып, үзенең киңәшләрен бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев