Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Профсоюзлар бәйрәм итте

Кичә республикада Татарстан Профсоюзлары көне билгеләп үтелде. Елдагыча әлеге датаны район үзәк хастаханәсендә дә игътибарсыз калдырмадылар. Теләсә кайсы коллектив алдында торган барлык мәсьәләләрне чишүдә профсоюзларның роле бәяләп бетергесез. Әмма профсоюз көнен бәйрәм буларак барлык оешмаларда да билгеләп үтмиләр. Район үзәк хастаханәсе бу очракта башкаларга үрнәк булып тора. - Мин коллективыбыздагы...

Кичә республикада Татарстан Профсоюзлары көне билгеләп үтелде. Елдагыча әлеге датаны район үзәк хастаханәсендә дә игътибарсыз калдырмадылар.

Теләсә кайсы коллектив алдында торган барлык мәсьәләләрне чишүдә профсоюзларның роле бәяләп бетергесез. Әмма профсоюз көнен бәйрәм буларак барлык оешмаларда да билгеләп үтмиләр. Район үзәк хастаханәсе бу очракта башкаларга үрнәк булып тора.
- Мин коллективыбыздагы профсоюз оешмасы эшен югары бәялим. Бер генә истәлекле дата да игътибарсыз узмый. Оешма рәисе Лилия Сәгъдиева барыбызның да талантларын ачты,- ди үзәк хастаханәнең шәфкать туташы Любовь Мазилова.
Биредә быел да профсоюз хезмәткәре көнен зурлап билгеләп үттеләр. Бәйрәм концерты актлар залында узды. Аны "Старые песни о главном" дип исемләгәннәр. Чараны табиб Миләүшә Вәлиуллина алып барды. Биредә үзәк хастаханә хезмәткәрләре чыгыш ясады. Концертка һәр бүлек тә үз өлешен керткән.
Бүгенге көндә район үзәк хастаханәсенең профсоюз оешмасында 600 дән артык кеше исәпләнә. Оешма рәисе Лилия Сәгъдиева профсоюз хәрәкәтендә актив катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бәйрәм итүчеләргә тәбрикләү сүзләре белән баш табиб Дамир Хаҗиев та мөрәҗәгать итте.
-Безнең коллективта профсоюз эшчәнлеге төп хезмәтебездән аерылгысыз. Бергәләп төрле районкүләм чараларда катнашабыз, үзебез спартакиадалар үткәрәбез,- ди Дамир Хаҗиев.
Шушында ук коллективның юбилярларын хөрмәтләделәр. Һәр чыгыш ясаучыга чәчәк бәйләмнәре, истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев