Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Полиция хезмәткәрләренә торак сертификаты тапшырдылар

Татарстан Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары өчен, агымдагы елда өченче мәртәбә, торак төзү яки сатып алу өчен бер тапкыр бирелә торган социаль түләүгә сертификатлар тапшырылды. Бәхетлеләр исемлегендә Мамадыш районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә бар. Яңа ел алдыннан күңелле сюрприз бүгенге көндә эчке эшләр органнарында хезмәт итүчеләрне, шулай ук...

Татарстан Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары өчен, агымдагы елда өченче мәртәбә, торак төзү яки сатып алу өчен бер тапкыр бирелә торган социаль түләүгә сертификатлар тапшырылды. Бәхетлеләр исемлегендә Мамадыш районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә бар.

Яңа ел алдыннан күңелле сюрприз бүгенге көндә эчке эшләр органнарында хезмәт итүчеләрне, шулай ук ведомство ветераннарын - барлыгы 281 кешене сөендерде. Бу максатларга Татарстан Эчке эшләр министрлыгына 652 миллион 322 мең 92 сум акча бүлеп бирелгән. Министр Артем Хохорин билгеләп узганча, ил күләмендә Россия Эчке эшләр министрлыгының төбәк бүлекчәләре арасында, Татарстанга күчерелгән акча суммасы иң күләмлесе. Ни өчен дигәндә, Татарстан сертификатлар өчен барлык кирәкле документларны кыска вакыт эчендә әзерләп, федераль үзәккә аларны беренчеләрдән булып тапшырган. Акчалата сертификатлар "Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә социаль гарантияләр һәм аерым закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турындагы" Федераль Законны гамәлгә ашыру кысаларында тапшырылган. Закон нигезендә, сертификатлар торак алу яки төзү хокукын бирә. Бер тапкыр бирелә торган бу акчаның күләме Законның 7 нче маддәсе нигезендә, торак бина белән тәэмин итү нормативларыннан чыгып исәпләнә, бу очракта хезмәткәр һәм аның гаиләсе әгъзаларының үз милегендә булган торак мәйданы күләме исәпкә алына. Бүгенге көндә программа кысаларында тагын 1300 ләп гаилә торакка сертификатка чиратта тора.
ТР премьер-министры Илдар Халиков чарада катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләп, эчке эшләр органнарындагы четерекле катлаулы хезмәт өчен Татарстан Президенты исеменнән рәхмәт җиткерде. Видеоэлемтә режимында үткәрелгән чара тәмамланганнан соң, район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Алена Смирнова һәм район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Сәләхетдинов эксперт-криминалист галина смирновага сертификат тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев