Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Погонлы Кыш бабай бүләкләр өләште

Үзе полиция, үзе- кыш бабай! Яңа ел бәйрәмнәре чорында әнә шундый могҗизалар да күрергә мөмкин. Әлеге үзенчәлекле кыш бабай район үзәк хастаханәсенең балалар бүлегендә булды. 18нче декабрьдән- 10нчы гыйнварга кадәр Мамадыш районы территориясендә "Полиция кыш бабае" дип исемләнгән хәйрия акциясе узды. Мондый чара инде өченче ел рәттән үткәрелә. Ул авыр...

Үзе полиция, үзе- кыш бабай! Яңа ел бәйрәмнәре чорында әнә шундый могҗизалар да күрергә мөмкин. Әлеге үзенчәлекле кыш бабай район үзәк хастаханәсенең балалар бүлегендә булды.

18нче декабрьдән- 10нчы гыйнварга кадәр Мамадыш районы территориясендә "Полиция кыш бабае" дип исемләнгән хәйрия акциясе узды. Мондый чара инде өченче ел рәттән үткәрелә. Ул авыр социаль хәлдәге балаларга ярдәм күрсәтүне максат итеп куя. Акциянең соңгы көнендә полиция Кыш бабае һәм кар кызы район үзәк хастаханәсендәге яшь пациентларның хәлләрен белделәр. Төп тылсымчы ролендә шәһәр өлеше буенча участок уполномоченные Андрей Васильев, ә кар сылу- эчке эшләр бүлеге юристы Анна Мальцева.
Бүгенге көндә балалар бүлегендә 21 сабый дәвалана. Аларның иң кечкенәсенә 6 ай, ә зурысына 17 яшь. Балалар зур теләк белән кунакларга шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар.
Бер генә бала да игътибардан читтә калмады. Аларга уенчыклар, иң нәниләргә киемнәр һәм баллы ризыклар тапшырдылар.
Әлеге акциянең иганәчеләре- полиция хезмәткәрләре үзләре иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев