Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Муниципаль идарә органнарында чиратлар кимиячәк

2011 елның 1нче октябреннән барлык федераль хакимиятләр яңа эш тәртибенә күчтеләр- дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча ведомствоара электрон хезмәттәшлек. Дәүләт органнарына мөрәҗәгать итү хәзер гражданнар өчен җайлана төште. Чөнки канун буенча, чиновниклар кайбер төр белешмәләрне бөтенләй таләп итмәскә тиеш. Алар башка хезмәтләрнең мәгълүмат базаларында инде болай да бар. Ә быелның 1нче...

2011 елның 1нче октябреннән барлык федераль хакимиятләр яңа эш тәртибенә күчтеләр- дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча ведомствоара электрон хезмәттәшлек. Дәүләт органнарына мөрәҗәгать итү хәзер гражданнар өчен җайлана төште. Чөнки канун буенча, чиновниклар кайбер төр белешмәләрне бөтенләй таләп итмәскә тиеш. Алар башка хезмәтләрнең мәгълүмат базаларында инде болай да бар. Ә быелның 1нче июленнән ведомствоара хезмәттәшлекне модернизацияләүнең икенче этабы башланыр дип көтелә. Бу юлысы электрон эш төренә муниципалитетлар күчәчәк.

Муниципаль хакимият органнары 1нче июльдән ведомствоара электрон хезмәттәшлеккә күчәчәк. Бу нәрсә дигән сүз соң? Әгәр дә гражданин нинди дә булса учреждениягә белешмә яки башка документ артыннан килә икән, аның башка органнардан да тиешле документлар китерүен таләп итеп кире бормаячаклар. Ярдәм алырга мөрәҗәгать иткән оешмада эшләүчеләр ул документларны базадан үзләре алачак. Заманча электрон технологияләрнең үтеп керүе күп кенә хезмәтләрнең тизрәк башкарылуына китерә.
- Дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча ведомствоара электрон хезмәттәшлеккә күчү иң элек чиратлар санын киметергә ярдәм итә. Кешеләр дә берничә оешмага мөрәҗәгать итмәячәк. Ә бу исә вакытны янга калдыра,- ди Венера Давытова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев