Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җәмәгатьчелек судьясы медаль белән бүләкләнде

Җәмәгатьчелек судьясы Ринат Сәйфетдинов РФ Генераль Прокуроры Әмере белән "Россия прокуратурасына 290 ел" медале белән бүләкләнде. Аның бүләкләү көненә кадәр булган гомуми юридик стажы 37 елны тәшкил итә. Шуның 21 елы-прокуратурада. Зур бүләкне тантаналы шартларда район прокуроры вазыйфаларын башкаручы Әлфия Корчагина тапшырды. Район прокуратурасы, район судындагы хезмәттәшләре Ринат Сәйфетдиновка җылы...

Җәмәгатьчелек судьясы Ринат Сәйфетдинов РФ Генераль Прокуроры Әмере белән "Россия прокуратурасына 290 ел" медале белән бүләкләнде. Аның бүләкләү көненә кадәр булган гомуми юридик стажы 37 елны тәшкил итә. Шуның 21 елы-прокуратурада.

Зур бүләкне тантаналы шартларда район прокуроры вазыйфаларын башкаручы Әлфия Корчагина тапшырды. Район прокуратурасы, район судындагы хезмәттәшләре Ринат Сәйфетдиновка җылы теләкләрен, котлау сүзләрен җиткерделәр.
-Медаль үз героен тапты. Һөнәри бурычына гомер буе тугры калып, аны намус белән башкарган хөрмәтле хезмәттәшебез ул безнең. Үзе тикшерүче, үзе прокурор, үзе хөкемдар,-дип ассызыклады Мамадыш район суды рәисе Зиннур Муллаәхмәтов.
Әлфия Корчагина болгавыр 90нчы елларны да искә алып үтте. 1992нче елда Ринат Рәхим улын Мөслимнән Мамадышка прокурор итеп күчергәндә, ул аның штаттагы бердәнбер ярдәмчесе була.
Ринат Сәйфетдинов районыбызның Тугыз авылында дөньяга килә. Юридик практикасын 1977нче елда Саба районында башлап җибәрә, аннары Мамадыш районында прокурор ярдәмчесе, 1984-1992нче елларда Мөслим районында прокурор постын били, 1992-1999нчы елларда-Мамадыш районы прокуроры. Прокуратура бинасы ул эшләгән елларда сафка бастырылган. 1999нчы елдан бирле-Мамадыш районының икенче санлы суд участогының җәмәгатьчелек судьясы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев