Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Өмет”кә ЮХИДИ кыш бабае килде

"Өмет" социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен быел бүләкне ЮХИДИ Кыш бабае китерде. Тәм-томнарны балаларга тантаналы шартларда тапшырдылар. Чыршы бәйрәмендә Кыш бабай бүләкне җыр-бию башкарган яки шигырь сөйләгән балаларга бирсә, "Өмет" социаль приютында үткән чара бераз үзгәрәк иде. Мамадыш районы буенча ЮХИДИ идарәсенең пропаганда инспекторы Рамил Шиһапов һәм Юл йөрү куркынычсызлыгы дирекциясенең...

"Өмет" социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен быел бүләкне ЮХИДИ Кыш бабае китерде. Тәм-томнарны балаларга тантаналы шартларда тапшырдылар.

Чыршы бәйрәмендә Кыш бабай бүләкне җыр-бию башкарган яки шигырь сөйләгән балаларга бирсә, "Өмет" социаль приютында үткән чара бераз үзгәрәк иде. Мамадыш районы буенча ЮХИДИ идарәсенең пропаганда инспекторы Рамил Шиһапов һәм Юл йөрү куркынычсызлыгы дирекциясенең филиал директоры Лилия Никифорова иң элек балаларның белемнәрен тикшерделәр. Юл йөрү кагыйдәләрен белүчеләргә Кыш бабай биреп җибәргән бүләкләрне тапшырдылар.
Сабыйлар алдында чыгыш ясаганда, җәяүле яки пассажир булган очракта үзеңне ничек дөрес итеп тоту, кагыйдәләрне саклау хакында сөйләделәр. Балаларга кроссворд һәм анкета да тәкъдим ителде. Алар юл йөрү темаларына багышланган иде.
- Инспекторлар белән мондый очрашулар приютта даими төстә үткәрелеп тора. Аларның әһәмияте зур дип саныйм. Мондый чаралар балаларга өстәмә белем тупларга ярдәм итә,- ди тәрбияче Әлфия Исхакова.
Соңыннан балаларга яктылык таратучы беләзекләр һәм күчтәнәчләр салынган пакетлар өләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев