Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадышта туризм бизнесын үстерү хакында сөйләштеләр

Кичә район Советының ундүртенче утырышы узды. Анда унбер мәсьәлә каралып, алар буенча карарлар кабул иттеләр. Шуларның берсе- районда кече бизнесны үстерүнең йомгаклары, аны тагын да киңрәк җәелдерүнең перспективалары. Утырышта доклад белән чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Дәрҗеманов сүзләренә караганда, бүгенге көндә 223 кече һәм микропредприятиебез бар. Аларның...

Кичә район Советының ундүртенче утырышы узды. Анда унбер мәсьәлә каралып, алар буенча карарлар кабул иттеләр. Шуларның берсе- районда кече бизнесны үстерүнең йомгаклары, аны тагын да киңрәк җәелдерүнең перспективалары.

Утырышта доклад белән чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Дәрҗеманов сүзләренә караганда, бүгенге көндә 223 кече һәм микропредприятиебез бар. Аларның 218е икътисади актив исәпләнә. Шуларның 31 проценты сәүдә өлкәсендә, 19,2 проценты - авыл хуҗалыгында шөгыльләнә. Быелның беренче яртыеллыгында районыбыз эшмәкәрләре тарафыннан 1 миллиард 27 миллион сумлык товар җитештерелгән, сатылган һәм хезмәт күрсәтелгән. Эшмәрлекнең юнәлешләре бездә дә күп төрле. Районыбызда хәзер унсигез җәмәгать туклануы предприятиесе эшли, утыз ике предприятие халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтә, егерме шәхси эшмәкәр такси хезмәте күрсәтүгә рөхсәт рәсмиләштергәннәр. Эшмәкәрләрдә эшкә яраклы халыкның унсигез проценты эшли. Иң уңышлы предприятиеләр булып Рифат Мотыйгуллинның колбаса һәм кондитер эшләнмәләре цехлары, "Радуга" җәмгыяте, "Вятский" агач эшкәртү комбинаты, "Мамадыш промкомбинаты" исәпләнә.
2009-2011нче елларда 78 эшмәкәр 34,4 миллион сумга 78 грант откан булган. Фикер алышуларда катнашкан шәхси эшмәкәр Рөстәм Мостафин предприятиесен 2009нчы елны "Кондор 1-90" блоклар һәм тротуар плитәләре ясау җайланмасына грант отып оештырган булган. 2010нчы елны 40 мең блок эшләгән булсалар, узган ел җитештерүчәнлекләрен 60 меңгә җиткергәннәр. Максатлары - кыш көне дә тоткарлыксыз эшли алырлык яңа цех салу.
Эшмәкәрлекнең тагын бер яшь һәм перспективалы юнәлеше - районыбызда туризмны үстерү максатчан програмасының үтәлеше дә тикшерелде утырышта. Докладчы - район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова сүзләренә караганда, "Мамадыш - икенче Париж..." брендын үстерү өчен безгә күп эшләргә кирәк әле. Туристик үзәкнең логотибына конкурс игълан итү мәсьәләсен дә күтәрде ул. Районыбызда туризмны үстерү өчен урыннар шактый. Урта Кирмәндәге Изгеләр чишмәсе, Берсут урманнары һәм Чулман елгасы буе, Соколка - шуларның берничәсе генә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X