Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадышлылар уракка төште

Районыбыз кырларында урып-җыю эшләре башланып китте. Аграрийлар алдында 40 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культураларны җыеп алу бурычы тора. Июль аеның нәкъ уртасын узып барабыз. Әле җәйнең иң эссе көннәрен генә кичерәбез. Урып-җыю эшләренең болай иртә башланган елларны хәтта гомерләре буена кырда булган тәҗрибәле игенчеләр дә хәтерләми торгандыр... Районыбызда...

Районыбыз кырларында урып-җыю эшләре башланып китте. Аграрийлар алдында 40 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культураларны җыеп алу бурычы тора.

Июль аеның нәкъ уртасын узып барабыз. Әле җәйнең иң эссе көннәрен генә кичерәбез. Урып-җыю эшләренең болай иртә башланган елларны хәтта гомерләре буена кырда булган тәҗрибәле игенчеләр дә хәтерләми торгандыр...
Районыбызда быелгы уракны борчак һәм арыш суктырып "Мамадыш азык-төлек корпорациясе" башлап җибәргән иде. Борчак уңышын җыеп-алуга бу көннәрдә "Трудовик", "Нократ" һәм "Тәкәнеш" агрофирмаларында, "АПК "Азык-төлек программасы"нда да керештеләр.
"Мамадыш икмәк кабул итү предприятиясе"нә кичә тәүге арыш олавы "Нократ" агрофирмасының Ленин исемендәге бүлекчәсенең 100 гектарлы басуыннан кайтты. Предприятиенең Каниф Сәләхиев җитәкчелегендәге механикалаштырылган отряды соңгы елларда "Тәкәнеш" һәм "Нократ" агрофирмаларына уракта нәтиҗәле ярдәм күрсәтә. Ел саен алты-җиде мең тонна ашлык суктырып алалар алар. Узган ел башта "Нократ" басуларында эшләп, кабат "Тәкәнеш"кә күчкәннәр иде. Быел да шулай ук эшләячәкләр. Районыбызның күренекле баянчысы, мәдәният хезмәткәре Рөстәм Гыйниятов быел да җәйге ялын кыр корабында үткәрә. Ул һәм Назиф Сөнгатуллин Ленин исемендәге бүлекчәдә арышны турыдан суктырырга керештеләр дә инде. Шушы араларда аларга Иван Игънатьевның кыр корабы да кушылачак. Комбайннардан ашлыкны предприятиенең үз "КамАЗ"лары ташый.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълуматлары буенча, төбәгебездә көзге культуралар 6 мең га мәйданны били. Бүгенге көндә басуларга 15 кыр корабы чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев