Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадышка кондукторлар кирәк

Районның мәшгульлек үзәгендә эш урыннары тәкъдим итү буенча ярминкә узды. Анда үзәкнең эшсезләр исемлегендә торучы 30 мамадышлы катнашты. Бүгенге көндә районда рәсми теркәлгән эшсезләр саны 300 дән артык. 47 ваканция бар. Алар хакында район мәшгульлек үзәгенең әйдәүче инспекторы Ләйлә Хөснетдинова сөйләде. Ул ваканцияләр ярминкәсендә катнашучыларны хезмәт базарындагы вәзгыять белән таныштырды....

Районның мәшгульлек үзәгендә эш урыннары тәкъдим итү буенча ярминкә узды. Анда үзәкнең эшсезләр исемлегендә торучы 30 мамадышлы катнашты.

Бүгенге көндә районда рәсми теркәлгән эшсезләр саны 300 дән артык. 47 ваканция бар. Алар хакында район мәшгульлек үзәгенең әйдәүче инспекторы Ләйлә Хөснетдинова сөйләде. Ул ваканцияләр ярминкәсендә катнашучыларны хезмәт базарындагы вәзгыять белән таныштырды.
- Быел мондый ярминәләр өченче тапкыр үткәрелә. Без аларда чыгыш ясарга эш бирүчеләрнең үзләрен дә чакырабыз. Моннан тыш төрле консультацияләр бирелә, психологик ярдәм күрсәтәбез,- ди район мәшгульлек үзәгенең әйдәүче инспекторы Ләйлә Хөснетдинова.
Район оешмаларына агроном, ветеринар табиб, хат ташучы, тракторчы, АТП-нә автобус шоферлары, кондукторлар кирәк. Ярминкәдә АТП-нең кадрлар бүлеге белгече Зәйтүнә Ибраһимова да катнашты. Ул оешмалары хакында сөйләде, эш графигы, хезмәт хакы күләмнәре белән таныштырды.
Соңыннан эш урыннары тәкъдим итү буенча оештырылган чарага килүчеләрнең кайберләре "Кем булырга?" исемле тест уздылар.
Кичә районыбыз мәшгульлек үзәге коллективының эш тәҗрибәләрен өйрәнергә дип Саба районындагы коллегалары да килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев