Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадыш - фонтаннар шәһәре

Бу атнаның чәршәмбесендә шәһәребездә ике әһәмиятле объект кулланылышка тапшырылды. Нократ яр буенда балалар өчен аттракционнар эшли башласа, бераз соңрак район мәдәният йорты каршында төсле-музыкаль фонтанның кызыл тасмасын кистеләр. Аттракционнарны тантаналы төстә ачу 19 сәгатькә билгеләнгән булса да, инде шактый вакыт алдан Нократ яр буенда алма төшәрлек тә урын юк иде....

Бу атнаның чәршәмбесендә шәһәребездә ике әһәмиятле объект кулланылышка тапшырылды. Нократ яр буенда балалар өчен аттракционнар эшли башласа, бераз соңрак район мәдәният йорты каршында төсле-музыкаль фонтанның кызыл тасмасын кистеләр.

Аттракционнарны тантаналы төстә ачу 19 сәгатькә билгеләнгән булса да, инде шактый вакыт алдан Нократ яр буенда алма төшәрлек тә урын юк иде. Һәркем түземсезлек белән кызыл тасманы кискәннәрен көтә.
Тантанага килүчеләрне район башлыгы Анатолий Иванов сәламләде. Аның әйтүенчә, август киңәшмәсенә килүчеләр бу күренешкә ышанмый торган. Зур кунаклар килүенә махсус кайтарып торгансыз дип әйттеләр,- ди район башлыгы. Ул балаларга мөрәҗәгать итеп, аттракционнар сезнең өчен. Кадерен белегез! Аерым көннәрдә махсус карточкалар буенча бушлай йөрү мөмкинлеген дә тудырачакбыз,- дип белдерде. Рәсми өлешне дәвам итеп, төзелештә катнашканнарга рәхмәт хатлары тапшырдылар. Инде шуннан соң кызыл тасма киселде...
Шушы мизгелдә олысы-кечесе мәйданчыкка агылды. Әлеге вакыйга уңаеннан бу көнне поездда йөрү, батутларда сикерү, карусельләрдә әйләнү бушлай оештырылган иде.
Биредә аттракционнар саны әлегә сигез. Шушы көннәрдә тагын берне урнаштырачаклар икән. Балалар мәйданчыгы дүшәмбе һәм сишәмбедән кала һәркөнне 14 сәгатьтән-21 сәгатькә кадәр эшли. Бер аттракционда күңел ачуның 5 минуты 50 сумга төшә. Батутта исә бу суммага 10 минут уйнарга була. Бәяләр үзгәрергә дә мөмкин,- ди шәһәр җитәкчелеге.
Чәршәмбе көнне чираттагы тантана район мәдәният йорты каршында узды. Бер ай эчендә күзгә күренеп шәһәребезнең гүзәл почмагына әверелгән әлеге мәйданда да энә төртерлек тә урын юк иде. Икенче төсле музыкаль фонтанның сихри моңга күмелүен сабыр гына көтте шәһәрдәшләребез. Әлеге бүләкләр өчен район җитәкчеләренә шәһәрдәшләр исеменнән Лидия Светчикова белән Ринат Миннәхмәтов зур рәхмәтләрен белдерделәр.
Район башлыгы Анатолий Иванов әлеге объектларның мамадышлыларга озак еллар хезмәт итүен теләде, аларны төзүдә үзләреннән зур өлеш кертүчеләргә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм премияләр тапшырды. Тантанада Татарстан Президенты аппараты вәкиле Роман Исланов та катнашты. Фонтанны урнаштырган "Аквабрел" компаниясе генераль директоры Александр Казакеевич әйтүенчә мондый фонтан Татарстанда гына түгел, ә гомумән Идел буе округында бердән-бер. Аны кнопкага басып Анатолий Иванов эшләтеп җибәрде...
Нократ яр буена урнаштырылган аттракционнар якынча 6 млн сум белән исәпләнсә, әлеге фонтанның бәясе 8 млн сум икән.
Фонтан янәшәсендәге халык ул эшләүдән туктагач кына таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев