Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Людмила Чирковага Дәүләт Советы депутаты коляска тапшырды

Чәршәмбе көнне районыбызда эш визиты белән булып киткән ТР Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков буш кул белән килмәгән иде. Шәһәрдәшебез Людмила Чирковага инвалид коляскасы калдырды ул. Шул ук көнне аны адресатка тапшырдылар. Людмила Чиркова яңа коляска хакында күптәннән хыялланган. Хәзергесе тәбәнәк, ди ул. - Плитәдә аш пешергәндә кострюля эчен дә...

Чәршәмбе көнне районыбызда эш визиты белән булып киткән ТР Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков буш кул белән килмәгән иде. Шәһәрдәшебез Людмила Чирковага инвалид коляскасы калдырды ул. Шул ук көнне аны адресатка тапшырдылар.

Людмила Чиркова яңа коляска хакында күптәннән хыялланган. Хәзергесе тәбәнәк, ди ул.
- Плитәдә аш пешергәндә кострюля эчен дә күреп булмый, югарыдагы әйберләрне дә ала алмыйм. Әле ярый атнаның өч көнендә социаль хезмәткәр килеп, күп эшне башкарып китә. Шулай ук дуслар, күршеләр ярдәм итә,- ди Людмила Чиркова.
Бу фатирга ул әнисе белән узган елның көзендә күченгән. Күп эшне үзем башкара алам, тик коляска гына биегрәк булсын иде, ди ул.
Шунлыктан, фатирына яңа коляска китергәннәрен зур шатлык белән каршы алды. Ниһаять, күп кенә хыяллары чынга аша. Әмма героебызның өметләре акланмады. Колясканың монысы да тәбәнәк булып чыкты.
Людмила Чиркованың хыялындагы коляска якынча 60 мең сум тирәсе тора икән. Районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Миннегөл Муллаәхмәтова ничек тә алып бирергә тырышачакбыз, хәйриячеләр эзләрбез,- дип ышандырды. Ә монысы якшәмбе мәктәбендә торачак. Людмила Чиркова анда дәресләр дә алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев