Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күп балалы гаиләдә сабыйлар мөстәкыйль була

Күп балалы гаиләләрдә сабыйлар бер-берләренә ярдәм итеп, мөстәкыйль булып үсәләр. 7 бала әнисе Зөлфия Ачилованың фикере әнә шундый. Аналар көне кысаларында безнең иҗат төркеме әлеге гаиләдә кунакта булып кайтты. Шәмәк авылында гомер кичерүче Зөлфия һәм Хусанбай Ачиловлар гаиләсендә җиде бала үсеп килә. Өлкәннәре Үзбәкстан якларында туган. Ул төбәккә Зөлфиянең әнисе...

Күп балалы гаиләләрдә сабыйлар бер-берләренә ярдәм итеп, мөстәкыйль булып үсәләр. 7 бала әнисе Зөлфия Ачилованың фикере әнә шундый. Аналар көне кысаларында безнең иҗат төркеме әлеге гаиләдә кунакта булып кайтты.

Шәмәк авылында гомер кичерүче Зөлфия һәм Хусанбай Ачиловлар гаиләсендә җиде бала үсеп килә. Өлкәннәре Үзбәкстан якларында туган. Ул төбәккә Зөлфиянең әнисе Васыйга апа сугыштан соңгы елларда бәхет эзләп чыгып киткән булган. Шунда кияүгә чыгып, кырык ел бухгалтер булып эшләгән. Җәмәгате Илембар 1983тә вафат булып, биш баланы бер үзе тәрбияләп үстерә. Лаеклы ялга чыккач, 1996да, туган авылы Шәмәккә кайтып төшә. Үзе белән улы Мөхәммәтне һәм кызы Зөлфиянең гаиләсен дә ияртә. Авыл уртасыннан йорт сатып алалар. Нәкъ шул елны күршедәге Тауилендә яңа мәктәп җиткерәләр. Үзбәкстанда педагогия училищесы тәмамлаган һәм башлангычларны укыткан Зөлфиягә дә анда эш табыла. Электрчы һөнәре булган Хусанбай Түбән Тәкәнештәге подстанциягә урнаша.
-Кайтып яши башлагач та авылдашлар бик нык булыштылар. Бер караганда, алар безне белмиләр дә бит. Әмма һәркем ярдәм итәргә генә торды,-дип искә ала ул елларны Зөлфия Ачилова.
Айгөл-Мамадыш якларына кайткач туган беренче балалары. 2002нче елгы ул. Апасы Дөлфүзә белән абыйсы Данияр Алабуга-Чаллы якларына укырга киткәч, өйдә олы бала булып калды.
- Мин өйдә бала карарга, җыештырырга ярдәм итәм. Чүпләр түгәм,- ди Айгөл.
Әниләре Зөлфия әйтүенчә, Айгөл үзенә эш кушканны көтеп тә тормый. Кечкенәләргә дә күз-колак була, сыер саварга да өйрәнгән... Аннан кечерәкләр дүртәү өйдә. Айдар мәктәптә укый, Динар белән Азалия Шәмәк балалар бакчасына йөриләр. Ә быел туган төпчек энекәше әниләре белән өйдә әле. Элек авылларда йорт саен бишәр-алтышар бала үсә иде. Хәзер генә ул өч-күп бала санала. "Гаиләдә балалар күп икән, алар мөстәкыйльрәк булулары белән аерылып торалар",-ди Зөлфия.
Балалар үстерү мәшәкатьләре белән яшәгәндә читтән торып ике югары белем алырга да өлгерә Зөлфия. Аның мондый тырышлыгына ничек сокланмыйсың, ди!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X