Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Коръән укучылар бәйгесе

Районкүләм коръән уку бәйгесенең йомгаклау туры узды. Әлеге чараны шәһәр мәдрәсәсе бинасында үткәрделәр. Коръән уку бәйгесенең финал өлеше 100 ләп яшүсмерне җыйды. Аларның барысы да шушы ярышның үз мәхәлләләрендә үткәрелгән турларында җиңү яулаучылар. Катнашучылар белемнәрен 4 яшь категориясендә исбатлады. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр, башлангыч, урта һәм югары сыйныф укучылары. Бәйгенең максаты рухи...

Районкүләм коръән уку бәйгесенең йомгаклау туры узды. Әлеге чараны шәһәр мәдрәсәсе бинасында үткәрделәр.

Коръән уку бәйгесенең финал өлеше 100 ләп яшүсмерне җыйды. Аларның барысы да шушы ярышның үз мәхәлләләрендә үткәрелгән турларында җиңү яулаучылар. Катнашучылар белемнәрен 4 яшь категориясендә исбатлады. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр, башлангыч, урта һәм югары сыйныф укучылары.
Бәйгенең максаты рухи тәрбия бирү һәм үсмерләрнең дини гыйлемнәрен арттыру. Бу чараны оештыру район җитәкчелеге һәм мәхәллә имамнары ярдәме белән башкарылган.
Һәр номинациядә җиңүчеләр билгеләнде, аларга Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. Башка катнашучыларга да истәлек бүләкләре өләшенде. Бәйрәм чәй табыны артында төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X