Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әкияттән ким түгел

Кыш җитүгә районыбызда үзеңне сихри әкият дөньясында дип ныграк хис итәсең. Традиция буенча, ел саен декабрь аенда һәр оешма-преприятие, учреждение коллективлары территорияләрендә кар сыннары ясарга керешәләр. Әлеге чарадан авыл җирлекләрендәгеләр һәм шәхси йортлар да читтә калмый. Елдан-ел сыннарның саны арта, алар төрлеләнә һәм матурая бара. Алар арасында нинди генә персонажлар...

Кыш җитүгә районыбызда үзеңне сихри әкият дөньясында дип ныграк хис итәсең. Традиция буенча, ел саен декабрь аенда һәр оешма-преприятие, учреждение коллективлары территорияләрендә кар сыннары ясарга керешәләр. Әлеге чарадан авыл җирлекләрендәгеләр һәм шәхси йортлар да читтә калмый.

Елдан-ел сыннарның саны арта, алар төрлеләнә һәм матурая бара. Алар арасында нинди генә персонажлар юк! Традицион Кыш бабай һәм Кар сылудан тыш, Маша һәм аю, узып баручы ел символы булган Аҗдаһа, алагаем филләр, куян, керпе һәм башка җәнлекләр. Быел үзәк урамны ике өлешкә бүлделәр. Бер ягында әкият геройлары булса, каршы якта көнчыгыш йолдызнамәсе билгеләре ясалган.
Билгеле булганча, 2013нче ел елан елы. Шуңа да районыбызда барыннан күбрәк елан сыннарын очратырга мөмкин. Аларның җир өстендә сузылып яки бөгәрләнеп ятканнары да, нинди дә булса җәнлеккә чорналып ясалганнары да бар.
Коллективларның бу тырышлыгын һәм иҗадилыгын район җитәкчелеге дә игътибарсыз калдырмый. Бәйрәм алдыннан махсус комиссия һәрбер сынны карап, бәяләгәннән соң, җиңүчеләр билгеләнде. Аларны "Олимп" боз сараенда ел йомгакларына багышланган бал-маскарадта бүләкләделәр.
Шәһәр оешма-предприятиеләре арасында быел "Мамадыш җылылык челтәрләре предприятиесе", "Мамадыш ТКХ", "Төзүсервис" җәмгыятьләре - беренче урынны яуладылар. "Мамадыш районы дәүләт ветеринария берләшмәсе" шәһәрнең эре бюджет оешмалары арасында җиңүче дип табылды. Шәһәрнең кече бюджет оешмалары арасында район башкарма комитетның финанс-бюджет палатасы Мамадыш районы буенча ТР Финанс министрлыгының ТОДК белән берлектә җиңүчеләр дип танылдылар. Шәһәрдәге белем бирү учреждениеләре арасында 2нче санлы лицейга, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре арасында "Бәләкәч" балалар бакчасына тиңнәр табылмады. Авыл җирлекләре арасында Никифорово төбәгендә ясалган сыннар иң яхшылары дип табылдылар.
Район мәгариф учреждениеләре арасында 1нче урында-"Олыяз лицее", Шәхси эшмәкәрләр кибетләре арасында-Венера Сәйфетдинованың "Эльвира" һәм Рәмзия Галиеваның "Хуҗалык товарлары"; ТМШлар һәм ДТФның күпфатирлы йортлары арасында-"Кызылармияче 31А"; Шәхси торак йортлар арасыннан-Нижний тыкрыгындагы 4нче йортта яшәүче Башковлар хуҗалыгы.
Мамадышның Совет урамында беркетелгән территорияләрдә фигураларны иң оригинал бизәү буенча 1нче урын-Белоснежка һәм җиде гном композициясе өчен "Коррекцияләү мәктәбе"нә һәм "Боз капкалар"фигурасы өчен "Мамадыш ТКХ" коллективларына бирелде. Башка призлы урыннарны алучылар хакында район газетасының 4нче гыйнвар санында танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев