Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каникул күңелле уза

Бүген район мәдәният йортында Раштуа елкасы узды. Аны ике өлешкә бүлеп үткәрделәр. Бәйрәм чарасы мәдәният йортының тамашалар залында башланып китте. Сәхнәдә якшәмбе мәктәбе һәм композитор Яруллиннар исемендәге сәнгать мәктәбе укучылары. Раштуа чыршы бәйрәме Ксения Римляныни храмы хезмәткәрләре инициативасы һәм район җитәкчелеге теләктәшлеге белән үткәрелә. Бәйрәмнең беренче өлешендә балалар Раштуа бәйрәме...

Бүген район мәдәният йортында Раштуа елкасы узды. Аны ике өлешкә бүлеп үткәрделәр.

Бәйрәм чарасы мәдәният йортының тамашалар залында башланып китте. Сәхнәдә якшәмбе мәктәбе һәм композитор Яруллиннар исемендәге сәнгать мәктәбе укучылары. Раштуа чыршы бәйрәме Ксения Римляныни храмы хезмәткәрләре инициативасы һәм район җитәкчелеге теләктәшлеге белән үткәрелә.
Бәйрәмнең беренче өлешендә балалар Раштуа бәйрәме күренешләрен тәкъдим иттеләр. Вакыйгалар спектакль формасында үрелеп бара. Яшь талантлар бер гаиләнең әлеге изге бәйрәмгә ничек әзерләнгәнен күрсәттеләр.
Оештыручылар әйтүенчә, тамаша күбесенчә аз тәэмин ителгән һәм күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйлар өчен әзерләнгән. Чакыру билетларын 200 ләп гаиләгә өләшкәннәр. Әле кечкенә булганлыктан, күпчелек балалар әти-әниләре белән килгән иде.
Алга таба чыршы бәйрәме мәдәният йортының фойесында дәвам итте. Кунакларны тәбрикләргә әкият геройлары да килгән. Программа әйлән-бәйлән уены, кызыклы конкурслар белән үрелеп барды. Сабыйларга бүләкләр дә әзерләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X