Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җире булгач, өе дә булыр

"Урын түрәләр өчен!" - соңгы эш визиты белән килгәч, шәһәрдә яшәүче күп балалы гаиләләр өчен бүлеп бирелгән җир участокларын караганнан соң, ТР Президенты аларга әнә шундый бәя бирде. Мамадышлылар моның белән тулысынча килешә. Сишәмбе көнне беренчеләрдән 10 сотый җиргә ия булганнар үзләрен бәхетле сизгәннәрдер. Бүленгән участоклар стадион-ипподром артында, аннан менә...

"Урын түрәләр өчен!" - соңгы эш визиты белән килгәч, шәһәрдә яшәүче күп балалы гаиләләр өчен бүлеп бирелгән җир участокларын караганнан соң, ТР Президенты аларга әнә шундый бәя бирде. Мамадышлылар моның белән тулысынча килешә.

Сишәмбе көнне беренчеләрдән 10 сотый җиргә ия булганнар үзләрен бәхетле сизгәннәрдер. Бүленгән участоклар стадион-ипподром артында, аннан менә дигән манзара ачыла. Урын һәм аларның булачак хуҗалары урамнарга исемне сайлаганда шәһәр җитәкчелегенең күңелләрен күтәрделәр. 40 гектарлы мәйданда алар тугыз булачак. Һәрбер атаманың үз аңлатмасы бар.
-Спортивная - күршедә генә ипподром, Фестивальная - янәшәдә кайчандыр Сабантуйлары гөрләп узган шушы исемдәге аланлык, Нефтьчеләр - ерак түгел генә "кара алтын" чыгаралар, Лесная - урынның үзенчәлеге искә алынган. Шул вакытта төбәгебез горурлыклары булган шәхесләр исемнәре дә бар - Ю.Запольская, И. Мөбарәкҗанов һәм М. Гайфетдинов. Микрорайонның үзәк урамы - Гаилә дип аталачак,- ди шәһәр башлыгы урынбасары Ирек Гатауллин.
Барлыгы 212 гаилә гомер итәчәк монда. Авылда яшәүчеләр җир участокларын прописка буенча алачаклар.
- Районыбызда 570 күпбалалы гаилә бар. Аларның барысы да диярлек җир кишәрлекләре алу өчен гаризалар язды. Шәһәрдә яшәүчеләр 10 сутый мәйданны биләүче участокка ия булачак, ә авылларда яшәүчеләр өчен бу сан зуррак,- ди Илнар Хафизов.
Коммуникацияләр сузу гына проблемалырак булачак. "Кайгырырга кирәкми, чөнки проблема федераль дәрәҗәдә хәл ителәчәк," - диде муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов, гаиләләр белән очрашканда. Тарихи вакыйга шаһитләре федераль законның тиз гамәлгә кергәне өчен рәхмәтләрен ирештерделәр. Ата-аналар һәм балалар күтәренке күңел белән казыклар суктылар.
-Безнең йортыбыз булачак, анда бездән тыш тынычлык һәм үзара аңлашучанлык та яшәячәкләр, ә калганын сатып алачакбыз.
22нче майда кайберәүләргә икеләтә шатлык иңде. Спортивная, 7 адресы буенча участок өч малай тәрбияләүче Олимовларга эләкте. Сишәмбе көнне уртанчысының туган көне булган.
-Чыннан да менә дигән бүләк бит бу. Без бик шат, - ди Римма Олимова, шатлануын яшермичә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев