Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Инвалид балалар өчен бәйрәм чарасы үтте

Бәйрәм уңаеннан кичә физик мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче, аз тәэмин ителгән һәм исәптә торучы гаиләләр "Кайгырту" үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлегенә җыелды. Биредә алар өчен төрле конкурслар, кызыклы бәйгеләр үткәрделәр. "Кайгырту" үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлеге базасында бәйрәм чарасы үтте. Аны социаль яклау идарәсе, инвалидлар җәмгыяте, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге һәм...

Бәйрәм уңаеннан кичә физик мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче, аз тәэмин ителгән һәм исәптә торучы гаиләләр "Кайгырту" үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлегенә җыелды. Биредә алар өчен төрле конкурслар, кызыклы бәйгеләр үткәрделәр.

"Кайгырту" үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлеге базасында бәйрәм чарасы үтте. Аны социаль яклау идарәсе, инвалидлар җәмгыяте, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге һәм шәһәребезнең сәнгать мәктәбе коллективы берлектә әзерләгән. Ул 1нче июнь- халыкара балаларны яклау көненә багышлана.
Бәйрәмгә килүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Алена Смирнова сәламләп, изге теләкләрен җиткерде.
Бүгенге чарага барлыгы 50гә якын сабый җыелган иде. Алар өчен сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр концерт номерлары күрсәтте, бәйрәмне оештыручылар төрле конкурслар үткәрделәр. Аеруча асфальтка рәсем ясау, чүлмәк вату, күзне бәйләп бүләк кисү бәйгеләрендә теләп катнаштылар. Мондый чараларны әти-әниләр дә хуплый.
- Бүгенге кебек чараларны үткәрү бик кирәк, дип саныйм. Күргәнегезчә, сабыйлар рәхәтләнеп күңел ачалар, уйныйлар, шаяралар,- ди Ләйсән Григорьева.
Бәйрәм азагында һәр сабыйга район хакимияте ярдәме белән әзерләнгән бүләкләр өләшенде, конкурслар җиңүчеләрен тәбрикләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X