Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халык почтасында ниләр бар?

Моннан берничә ел элек шәһәребездә оештырылган "Халык почтасы" үзенең актуальлеген югалтмый. Һәм бу ике әһәмиятле момент турында сөйли: беренчедән, районда тормыш проблемалары кала бирә, икенчедән район җитәкчелеге аны этаплап булса да хәл итә, шулай булмаса, хатлар агымы бөтенләй туктар иде. Гражданнарның гозерләрен тагын да тизрәк хәл итү өчен район башлыгы...

Моннан берничә ел элек шәһәребездә оештырылган "Халык почтасы" үзенең актуальлеген югалтмый. Һәм бу ике әһәмиятле момент турында сөйли: беренчедән, районда тормыш проблемалары кала бирә, икенчедән район җитәкчелеге аны этаплап булса да хәл итә, шулай булмаса, хатлар агымы бөтенләй туктар иде.

Гражданнарның гозерләрен тагын да тизрәк хәл итү өчен район башлыгы Анатолий Иванов үзенең урынбасарлары, Башкарма комитет бүлекләре начальниклары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, Җәмәгать советы вәкилләре белән киңәшмә үткәрде. "Халык почтасы"ндагы соңгы хатны үзе укыды ул.
-Иртән эшкә барганда Совет урамындагы җанлылыкка сокланып карыйм: юллар ясыйлар, клумбаларга җир тараталар. Бөтен җирдә эш кайнавы күңелгә сөенеч өсти. Ә якшәмбе көнне без биредә бик аяныч күренешкә тап булдык. Иртәнге сәгать 10 тирәсендә "Близнецы" кафесы каршындагы балалар мәйданчыгы сыра шешәләре, көнбагыш кабыклары, каурый капчыклар белән чуарланган иде...
Хатта милек хуҗасы адресына бик күп сүзләр әйтелә, урам себерүче алырга тәкъдим ителә. Алар киңәшмәдә катнашкан кафе хуҗасына җиткерелде. Җаваплылыктан качарга омтылган эшмәкәргә объекттан 50 метр радиуста чисталык һәм тәртип булырга тиешлеге турында санпин кагыйдәләре дә аңлатылды.
Җәнҗаллы "Клаксон" кафесын тотучыга да кызарырга туры килде. Шау-шулы музыка, яшьләрнең даими тарткалашулары биредә яшәүчеләрнең тынычлыгын боза. Район башлыгы 23 сәгатьтән соң барлык күңел ачу биналарының да эшчәнлеген туктатырга кушты. Хат язучыларның берсе полиция эшеннән канәгать түгел: "Сәяси репрессия корбаннарына куелган һәйкәл янына төнлә яшьләр җыела. Алар аракы эчәләр, музыка кычкыра. Балаларга һәм өлкәннәргә йокларга бирмиләр".
Хатта күтәрелгән чираттагы проблема су юклыгы турында. Ел саен җәй көне шәһәрдәшләребез сусыз кала, ә "Водоканал" үзен бәлки үтәр дигән уйлар белән юата. Әлеге хәлдән чыгу юлы бар, район башлыгы аларны тормышка ашырырга бер атна вакыт бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X