Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гошер бәйрәме узды

Көз җитүгә мөселманнар мәчетләргә, мәдрәсәләргә гошер сәдакасы китерә башлыйлар. Ачыктан-ачык зәкят бирү, гошер сәдакасы җыю моннан егерме ел чамасы элек башланды. Арташ авылында аны бәйрәм итеп уздыру матур гадәткә кереп бара. Быел да Арташ мәхәлләсендә Гошер бәйрәмен Мәскәүдән, Казаннан, Мамадыштан олы кунаклар чакырып зурлап билгеләп үттеләр. Изге чарага Казанның Киров...

Көз җитүгә мөселманнар мәчетләргә, мәдрәсәләргә гошер сәдакасы китерә башлыйлар. Ачыктан-ачык зәкят бирү, гошер сәдакасы җыю моннан егерме ел чамасы элек башланды. Арташ авылында аны бәйрәм итеп уздыру матур гадәткә кереп бара.

Быел да Арташ мәхәлләсендә Гошер бәйрәмен Мәскәүдән, Казаннан, Мамадыштан олы кунаклар чакырып зурлап билгеләп үттеләр. Изге чарага Казанның Киров районы Рамазан мәчете имамы, Россия ислам университеты мөгаллиме, күп кенә китаплар авторы Солтан хәзрәт, Мамадыштан районның имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт, мәдрәсә директоры Габдрахман Хәбибуллин, әйләнә-тирә авыллар имамнары килгән иде. Кунаклар башта Ханнар зиратында булып, әрвахлар рухына дога кылдылар...
Изге чара Арташ авылында дәвам итте. Мәчет каршындагы махсус урынга халык капчык-капчык бәрәңге, кишер, чөгендер, кабаклар китергән иде. Ишек алдына казан асып, пылау пешерергә куйганнар. Мәчет эченә чәй табыннары әзерләнгән. Бәйрәмне авыл имамы Рифат хәзрәт ачып җибәрде, кунаклар белән таныштырып чыкты. Аннан Солтан һәм Илһам хәзрәтләр зәкят бирүнең фарызлыгы хакында тирән эчтәлекле вәгазьләр сөйләделәр.
Мәскәүдән бәйрәмгә махсус шушы авылда туып үскән күренекле язучы һәм журналист Нәзифә Кәримова да кайткан иде. Россия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдиннең амәнәтен-Гошер бәйрәменә атап җибәргән бүләкләрен дә тапшырды ул. "Киләсе елдагы Гошер бәйрәмебезгә Равил Гайнетдиннең үзен дә чакырабыз,"-диде Рифат хәзрәт. Аннан Коръән укып, сәдәкаларга дога кылынды. Гошергә җыелган яшелчәләр мохтаҗларга, мәдрәсәләргә тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев