Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Эка” табигатьне саклый

Россия күләмендә "Эка" оешмасы тарафыннан "Чиста һава" дип исемләнгән программага старт бирелде. Аның төп максаты, табигатьне саклау, тирә-юньне яшелләндерү. Әлеге тармакларны әйдәп "Эка" вәкилләре Көмеш Күл авылы урта гомумбелем бирү мәктәбенә дә сәфәр кылдылар. "Эка" әйләнә-тирә мохитне яшелләндерү оешмасы 2010 елның көзендә оеша. 2011 елда бу юнәлеш ТР да да...

Россия күләмендә "Эка" оешмасы тарафыннан "Чиста һава" дип исемләнгән программага старт бирелде. Аның төп максаты, табигатьне саклау, тирә-юньне яшелләндерү. Әлеге тармакларны әйдәп "Эка" вәкилләре Көмеш Күл авылы урта гомумбелем бирү мәктәбенә дә сәфәр кылдылар. "Эка" әйләнә-тирә мохитне яшелләндерү оешмасы 2010 елның көзендә оеша. 2011 елда бу юнәлеш ТР да да пәйда була. Бүгенге көндә алар тарафыннан "Мәктәп яны территорияләрендә питомниклар булдыру" программасы старт алды. Аның кысаларында Көмеш Күл авылы мәктәбе базасында экологик дәресләр узды. Көмеш Күл авылы мәктәбе дә Кләүш урманчылыгы белән берлектә эйләнә-тирә мохитне яшелләндерү өлкәсендә шактый зур көч куя. Махсус территориядә язын-көзен төрле агачлар утыртыла. Үткән ел 500 төп карагай агачы утырткан булсалар, быел зәнгәр чыршыга тукталганнар. Алар 350 төпне тәшкил итәчәк. Агач утырту өчен кулай һава торышы булу сәбәпле укучылар "Эка" вәкилләре белән берлектә нәкь әлеге эш белән мәшгуль булдылар. Төп кәүсәгә зыян салмый гына, бер-берсе арасында 1 метр ара калдырып укучылар үсентеләрне җиргә урнаштырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев