Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чокырларга ямау салалар

Апрель аенда "Татавтодор" җәмгыятенең Мамадыш филиалы тарафыннан 3772 кв. метр мәйданда юл чокырлары ремонтланган. Моның өчен 400 тоннадан артык кайнар асфальт кулланганнар. Юллардагы чокырларны ямауга "Татавтодор" җәмгыятенең Мамадыш филиалы 3 бригадасын җәлеп иткән. Аларның берсе бу көннәрдә Красногорка урамнарын ремонтлау белән шөгыльләнә. Калган икесе Мамадыш-Кукмара юлында. Җәмгыять мастеры Марсель Нигъмәтҗановның...

Апрель аенда "Татавтодор" җәмгыятенең Мамадыш филиалы тарафыннан 3772 кв. метр мәйданда юл чокырлары ремонтланган. Моның өчен 400 тоннадан артык кайнар асфальт кулланганнар.

Юллардагы чокырларны ямауга "Татавтодор" җәмгыятенең Мамадыш филиалы 3 бригадасын җәлеп иткән. Аларның берсе бу көннәрдә Красногорка урамнарын ремонтлау белән шөгыльләнә. Калган икесе Мамадыш-Кукмара юлында. Җәмгыять мастеры Марсель Нигъмәтҗановның 10 кешелек бригадасы бүген Дүсмәт авылы эчендәге юлда эшләде. Шул ук составтагы чираттагы төркем Козгынчы авылы каршында хезмәт куйды. Марсель Нигъмәтҗанов әйтүенчә, быел алар юллардагы тишекләрне томалауга 17нче апрель көнне керешкән. Көнгә уртача 220 кв. метр мәйданда эш башкарабыз, ди мастер. Моның өчен 28 тонна кайнар асфальт кулланыла. Чималны бирегә термос белән җиһазландырылган МАН машинасында китерәләр. Бер рейска 14 т кайнар асфальт керә икән. Термосның бер өлешен битум эмульcиясе алып тора. Аны фреза белән кырдырып алынган һәм һава өрдергеч белән чистартылган участокка сиптерәләр. Бераздан аның өстенә кайнар асфальт салына...
Инде хәзер бу урынны тигезләргә дә мөмкин. Беренче карашка кечкенә генә тоелган әлеге АММАН катогы 3 т. авырлыкта икән. "Бу махсус чокырлар ремонты өчен чыгарылган",- ди юлчылар. "Урынны да күп алмый, тиз хәрәкәтләнә",- ди Марсель Нигъмәтҗанов. Аның юл тармагында эшли башлаганына 11 ел тулган икән. Бу дәвердә үзгәрешләр шактый булды, ди ул.
- Елдан-ел эшләр җиңеләя бара. Элек бу эшләрнең күбесен кул белән башкара идек. Асфальт арбадан көрәк белән бушатылды. Битум җылыткычны аерым тракторга тагып йөри идек. Хәзер заманча техника, яңа технологияләр кулланыла,- ди Марсель Нигъмәтҗанов.
Юлчыларның эш көне иртәнге 7дән кичке 5ләргә кадәр дәвам итә. Чокырлар ямауга айлык план билгеләнә икән. Апрель аенда бу сан 3772 кв. метрны тәшкил иткән. Майда саннар бераз кими төшә, ди юлчылар. Бу ай азагына алар ямаулар салу эшен төгәлләргә дә ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев