Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чернобыльчеләр митингка җыелды

Чернобыльдәге коточкыч һәлакәткә 26 ел. Чирек гасырдан артык элек булган шартлауның авыр мирасын әле дә булса татыйлар. Бөтен ил буенча «ликвидатор» исеме һәм мәңге бетмәс, куркыныч атом тамгасы алган кешеләр безнең районда да бар. Нәкъ 26 ел элек булган Радиация аварияләрендә һәм катастрофаларында һәлак булганнарны искә алу көне шәһәребездә быел...

Чернобыльдәге коточкыч һәлакәткә 26 ел. Чирек гасырдан артык элек булган шартлауның авыр мирасын әле дә булса татыйлар. Бөтен ил буенча «ликвидатор» исеме һәм мәңге бетмәс, куркыныч атом тамгасы алган кешеләр безнең районда да бар. Нәкъ 26 ел элек булган Радиация аварияләрендә һәм катастрофаларында һәлак булганнарны искә алу көне шәһәребездә быел да зурлап билгеләп үтелде. Чернобыльчеләргә куелган һәйкәл янына укучылар, яшьләр һәм өлкәннәр җыелган иде. Муниципаль район башлыгы урынбасары Юрий Иванов, республика хәрби комиссариатының бүлек начальнигы Андрей Синкевич, чернобыльчеләр Рамил Миңнеханов, Николай Михайлов моннан 26 ел элек атом электр станциясендә булган фаҗигане бүген дә йөрәк сыкравы белән искә алуларын билгеләп үттеләр. Бер минут тынлык белән искә алганнан соң Чернобыль һәлакәтендә катнашучылар истәлегенә салынган һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре һәм веноклар салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев