Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бер очрашу – үзе бер гомер

Урта Кирмән авылы китапханәчесе Лилия Нәгыймова, мәдәният йорты, мәктәп коллективлары белән берлектә, шушы төбәктән чыккан язучылар, журналистлар, сәнгать әһелләре белән очрашу оештырды. Ә алар шактый. Урта Кирмән урта мәктәбен тәмамлаучылар арасында Татарстанның дүрт Язучылар берлеге әгъзасы бар. Алар - Шаһинур Мостафин, Нәзифә Кәримова, Әлфәт Закирҗанов һәм Вәрис Гали. Республика газета-журналларында...

Урта Кирмән авылы китапханәчесе Лилия Нәгыймова, мәдәният йорты, мәктәп коллективлары белән берлектә, шушы төбәктән чыккан язучылар, журналистлар, сәнгать әһелләре белән очрашу оештырды.
Ә алар шактый. Урта Кирмән урта мәктәбен тәмамлаучылар арасында Татарстанның дүрт Язучылар берлеге әгъзасы бар. Алар - Шаһинур Мостафин, Нәзифә Кәримова, Әлфәт Закирҗанов һәм Вәрис Гали. Республика газета-журналларында эшләүче Кирмән төбәге егетләре һәм кызларыннан Алсу Спиридонова, Райнур Әгъләметдинов, Илнур Юнысов, Сөмбел Шәрифуллина исемнәре дә җәмәгатьчелеккә яхшы таныш. Урта Кирмән мәктәбе белән мәдәният йорты моннан ун ел элек яшь иҗат талантларын барлаудагы күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Татарстан Язучылар берлеге һәм Мамадыш районы хакимиятенең Шәйхи Маннур исемендәге премиясе белән бүләкләнгәннәр иде. Яшь иҗатчылар арасыннан Райнур Әгләметдинов белән Илнур Юнысов "Иделем акчарлагы" фестиваленең гран-приен алуга да ирештеләр. Очрашуга кунак булып Татарстанның халык артисты, Идел буе федераль университеты профессоры Миңгол Галиев та кайткан иде. Аның чыгышы һәм җырлары очрашуга тагын да ямь өстәде.
Язучылар Шаһинур Мостафин, Вәрис Гали үзләренең яңа әсәрләре белән таныштырдылар, иҗат планнары турында сөйләделәр. Шаһинур әфәнденең үзе иҗат иткән "Кайтырмын мин бер" җырын халкыбызның күренекле җырчысына әйләнеп килүче Гөлсирин Абдуллина белән башкаруын халык алкышларга күмде. Вәрис Гали шушы авыл кешеләре - сугышта сигез улын югалткан Фатыйха Әхмәдиева турында повесть төгәлләвен әйтте. Уртакирмәнлеләр Вәрис Галинең һәм Нәзифә Кәримованың кыска хикәяләрен дә сәхнәләштерделәр. Тәнкыйтәче һәм әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов Урта Кирмән мәктәбен тәмамлап кына калмаган, институттан соң хезмәт юлын анда башлап җибәргән булган.
-Күп еллар узса да, хәтирәләрнең берсе дә онытылмый. Барысын да күңел түрендә йөртәм, - диде ул.
Кунакларның барысы да сәхнәдә үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар. Хуҗалар Алсу Спиридонованы күптән түгел генә булып узган 50 яшьлек юбилее белән дә тәбрикләделәр. Кичәдә яшь иҗатчыларның - Урта Кирмән мәктәбе укучыларының шигырьләре дә яңгырады. Арабыздан ахирәт дөньясына күчкән җирле шагыйрә Нәкия Йосыпова сүзләренә мәктәп укытучысы Илгиз Мөхәммәтҗанов иҗат иткән "Кирмәнем" җыры авылның гимны булып яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X