Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәте

Узган атнада шәһәребездә ике көн рәттән балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре теркәлде. Зыян күрүчеләрнең берсенә 6 яшь булса, икенчесе-беренче сыйныф укучысы. 28нче апрель шимбә көнне, шәһәрнең 1нче санлы мәктәбе тирәсендә 6 яшьлек малай Газель машинасы астына керә. Водитель сүзләренә караганда, юл буеннан баручы бала, әнисе читкә борылган арада машина юлына йөгереп...

Узган атнада шәһәребездә ике көн рәттән балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре теркәлде. Зыян күрүчеләрнең берсенә 6 яшь булса, икенчесе-беренче сыйныф укучысы.

28нче апрель шимбә көнне, шәһәрнең 1нче санлы мәктәбе тирәсендә 6 яшьлек малай Газель машинасы астына керә. Водитель сүзләренә караганда, юл буеннан баручы бала, әнисе читкә борылган арада машина юлына йөгереп чыга. "балаларны кулдан ычкындырмаска кирәк!",-ди мондый хәлдән шокта калган Казан кешесе. Балалар хәзер урамда күбрәк йөри, бозлавыклар бетү белән машина йөртүчеләр дә тизлекләрен арттырды, ди ЮХИДИ бүлегенең пропаганда инспекторы, полиция лейтенанты Рамил Шиһапов.
Кызганычка каршы, балаларның машинаастына эләгүенең бу инде беренче очрагы гына түгел. Алдагы көнне генә 1нче сыйныфта укучы кыз бала белән шундый ук хәл теркәлгән иде. Ике очракта да балаларга "03" хезмәте тиешле ярдәмнәрен күрсәткән. Кыз бала медиклар тарафыннан тикшерү үткәрелгәннән соң өенә җибәрелә, ә 6 яшьлек малай имгән һәм баш мие селкенә.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра: җәяүлеләргә юл аркылы билгеләнгән урыннардан гына чыгарга, балаларны караусыз калдырмаска, ә руль артындагыларга тизлекне арттырмаска. Кагыйдәләрне юлда йөрүче һәркем төгәл үтәгәндә, мондый һәлакәтләр саны да кимрәк булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев