Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар “Әби сандыгы” белән танышты

Әбинең сандыгында ниләр генә юк! Күмер үтүгенең дә әллә ничә төрен күрергә мөмкин. Алар белән балалар да таныш. Туган якны өйрәнү музеенда мәктәпкәчә белем бирү учреждениясендә тәрбияләнүчеләр һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен мини-спектакль күрсәтә башладылар. "Әбием сандыгы" дип исемләнгән театральләштерелгән чараның төп геройлары әби һәм аның оныгы. Әсәрнең авторлары да,...

Әбинең сандыгында ниләр генә юк! Күмер үтүгенең дә әллә ничә төрен күрергә мөмкин. Алар белән балалар да таныш. Туган якны өйрәнү музеенда мәктәпкәчә белем бирү учреждениясендә тәрбияләнүчеләр һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен мини-спектакль күрсәтә башладылар.

"Әбием сандыгы" дип исемләнгән театральләштерелгән чараның төп геройлары әби һәм аның оныгы. Әсәрнең авторлары да, рольләрне башкаручылар да музей хезмәткәрләре үзләре. Авылда кунакта чагында әбисе яраткан кызына үзләренең яшь чагындагы көнкүреш әйберләре хакында сөйли. Боларның күбесе замана баласы өчен яңалык әлбәттә.
Әбинең сандыгында ниләр генә юк. Элекке чорда кулланылышта булган яктырткычлар, берничә төрле үтүк, савыт-саба, кием-салым, һәм башкалар. Мондый кече спектакльләр әзерләүнең төп максаты- буыннар чылбырын дәвам итү, балаларны әби-бабаларының көнкүреше, гореф-гадәтләре белән таныштыру.
Әле туган якны өйрәнү музеенда төзекләндерү эшләре төгәлләнмәгән. Әмма шулай булса да, өстәмә керем кертү җаен таптык, ди директорлары Светлана Ишпахтина. Кече спектакль иң элек балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә тәкъдим ителә. Алга таба аны башлангыч сыйныф укучылары күрә алачак. "Кояшкай" коллективы "Әбием сандыгы" тамашасын җылы кабул итте.
Кече спектакль төгәлләнгәннән соң балалар үзләре үк сандыктагы әйберләрне кулларына алып карый алдылар. Соңыннан музей хезмәткәрләре сабыйлар өчен экскурсия үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев