Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бакчалар территориясендә агач корылма янды

25 апрельдән 15 майга кадәр Татарстан территориясендә аеруча янгын куркынычлыгы режимы кертелде. Шушы вакытта урманнарга керергә, шулай булгач, урманнарда һәм агачлык-куаклыкларда да учак ягарга, мангалдан файдаланырга, тәмәке тартырга, чүп, коры үлән һ.б. яндырырга ярамый. Быел 3 айда гына да республикада 784 янгын чыгып, 73 кеше шунда үлгән һәм 70е пешкән,...

25 апрельдән 15 майга кадәр Татарстан территориясендә аеруча янгын куркынычлыгы режимы кертелде. Шушы вакытта урманнарга керергә, шулай булгач, урманнарда һәм агачлык-куаклыкларда да учак ягарга, мангалдан файдаланырга, тәмәке тартырга, чүп, коры үлән һ.б. яндырырга ярамый.

Быел 3 айда гына да республикада 784 янгын чыгып, 73 кеше шунда үлгән һәм 70е пешкән, каза күргән. Дөрес, урманнарда әлегә янгыннар бар дип булмый, бәхеткә, былтыр да "кызыл әтәч"кә зур зыян салырга ирек бирелмәгән. Ләкин торак пунктлар, бакчалар мәсьәләсендә алай дип булмый.
Әлеге кадрлар кичә шәһәр янында бакчалар территориясендә төшерелде. Янгын хакында кичке 7дән соң хәбәр итәләр.
Муниципалитетларда, шул исәптән авылларда, коры үлән, чүп-чар, салам, иске эскертләр яндырырга ярамавы хакында да еш искәртеп торалар. Һәм бу махсус режим кертелгән вакытта гына түгел, ә ел әйләнәсе үтәлергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X