Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аучылар өмәгә чыкты

Табигать безнен аерылмас дустыбыз. Шуңа күрә аны саклауга узебезнен дэ олешне кертергэ тиешбез. Нэкъ шундый максатны күздә тотып районыбыз һәм Алабуга аучылар жэмгыяте омэлэр оештырылды. Районыбыз аучылары Алабуга җәнлек аулау җәмгыяте белән берлектә ау сезоны тәмамлану хөрмәтенә Комазан урманчылы территориясендә юл кырыйларын чуп - чарлардан арындыру белән шөгыльләнделәр. Аның барышында...

Табигать безнен аерылмас дустыбыз. Шуңа күрә аны саклауга узебезнен дэ олешне кертергэ тиешбез. Нэкъ шундый максатны күздә тотып районыбыз һәм Алабуга аучылар жэмгыяте омэлэр оештырылды.

Районыбыз аучылары Алабуга җәнлек аулау җәмгыяте белән берлектә ау сезоны тәмамлану хөрмәтенә Комазан урманчылы территориясендә юл кырыйларын чуп - чарлардан арындыру белән шөгыльләнделәр. Аның барышында алар урман җәнлекләренең җимлекләрен чистартып, кыйшайган җирләрен төзәтеп, түбәләрен яңарту белән дә, кирэк урыннарга язу такталары элү, начарларын алыштыру белән мәшгуль булдылар. "Без табигатьтән генә алырга тиеш түгел, ә аңа тулысынча бирә дә белергә, үзебездән өлеш кертергә тиеш. Бүгенге акцияне дә юкка гына оештырмадык, әзме - күпме көчебезне кертә алсак, без моңа бик шат", - ди Алабуга аучылар җәмгыяте житәкчесе Юрий Тезёф. Әлеге җирлектә җәнлекләрнең җимлекләрен барлап, азык өстәп, барлык төзәтү эшләрен урман каравылчысы Михаил Васильев башкара. Ул гомерен урманга багышлаган шәхес дисәң дә, ялгыш булмас. Ау эше белән 80 нче еллардан бирле шөгыльләнә, 1998 нче елда ул атаклы егерлар рәтенә баса һәм бүгенге көнгә кадәр әлеге хезмәтенә тугры кала. Алар азыкны кулдан килгәнчә үзләре табалар, шулай ук шәхси эшмәкәрләр дә ярдәм итми калмый икән. Мисал өчен Акман авылыннан Рәшит Хәмидуллинга чиксез рәхмәтлебез, диләр. Изге һәм күңелле чарадан соң барысы да түгәрәк өстәл артына җыелып ел буе башкарган эшләренә кыскача йомгак ясадылар һәм кайнар аштан авыз иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X