Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ат-автомобиль узышында катнашучылар- Мамадышта

Якшәмбе көнне районыбызда инвалидларның ат-автомобиль узышында катнашучылар кунак булды. 2нче августтан Яр Чаллы шәһәрендә старт алган әлеге чарада катнашучыларны Казан - Яр Чаллы трассасында ипи-тоз белән каршы алдылар. Инвалидларның ат-автомобиль узышында катнашучылар маршрутына автогигант башкаласыннан старт бирелеп, Әгерҗе, Менделеевск, Алабуга, Мамадыш, Кукмара, Балтач, Арча, Биектау районнары территориясе аша узачак һәм...

Якшәмбе көнне районыбызда инвалидларның ат-автомобиль узышында катнашучылар кунак булды. 2нче августтан Яр Чаллы шәһәрендә старт алган әлеге чарада катнашучыларны Казан - Яр Чаллы трассасында ипи-тоз белән каршы алдылар.

Инвалидларның ат-автомобиль узышында катнашучылар маршрутына автогигант башкаласыннан старт бирелеп, Әгерҗе, Менделеевск, Алабуга, Мамадыш, Кукмара, Балтач, Арча, Биектау районнары территориясе аша узачак һәм 11нче августта Яшел Үзән районының Свияжск шәһәр-утраучыгында тәмамланачак. Әлеге чараны инвалид-спортчыларның Идел-Урал хәйрия фонды Яр Чаллы шәһәре мэриясе белән берлектә оештырган.
- Сез безнең белән булганыгыз өчен бик шатбыз. Һәркайда җылы каршы алалар, шул исәптән Мамадышта да. Рәхмәт сезгә,- ди Рәкыйт Әбделмәнов.
- Мин бу узышта беренче тапкыр гына катнашам әле. Оештырылу дәрәҗәсеннән бик канәгать. Күп уңай кичерешләр алдым,- ди Рәмзия Шәрифуллина.
Ат-автомобиль узышында катнашучылар Соколкадагы "Кама" лагерында ял итүче балалар белән очраштылар, әңгәмә үткәрделәр, атларда күрсәтмә чыгышлар тәкъдим иттеләр, шашка-шахмат уйнадылар.
Кунаклар кичен шәһәребезнең Нократ яр буенда концерт куйдылар. Шушында ук инвалидлар ясаган кул эшләнмәләреннән торган күргәзмә оештырылган иде. Әлеге чара барышында җыелган акча тарихи һәйкәлләрне торгызуга юнәлдереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев