Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Яшь инспекторлар кисәтә!

Белемне практика белән ныгыталар. Сүз шәһәр мәктәпләрендә эшләп килүче "Хәрәкәтнең яшь инспекторлары" түгәрәкләре турында. Мәгълүм булганча, 20нче августтан "Игътибар - балалар!" кисәтү чарасы старт алган иде. Ул бер ай дәвам итәчәк. Укулар башлангач, юллардагы иминлек турында, аеруча шәһәрдәге мәктәпләрендә, даими тәкрарлап тору комачау итмәс иде. Бу турыда Мамадыштагы 2нче санлы...

Белемне практика белән ныгыталар. Сүз шәһәр мәктәпләрендә эшләп килүче "Хәрәкәтнең яшь инспекторлары" түгәрәкләре турында.

Мәгълүм булганча, 20нче августтан "Игътибар - балалар!" кисәтү чарасы старт алган иде. Ул бер ай дәвам итәчәк. Укулар башлангач, юллардагы иминлек турында, аеруча шәһәрдәге мәктәпләрендә, даими тәкрарлап тору комачау итмәс иде. Бу турыда Мамадыштагы 2нче санлы лицейда район мәктәпләренең тормыш куркынычсызлыгы нигезләре дәресләрен алып баручы педагоглар белән булган очрашуда юл хәрәкәте иминлеге куркынычсызлыгы хезмәткәрләре, махсус фонд вәкилләре сүз алып бардылар.
Олыяз һәм Дүсмәт авыллары аша узучы трасса проблемасы да күтәрелде анда. Чыннан да, әлеге ике торак пункттан кайбер техника төрләре тиешле тизлеккә төкереп карыйлар.
Сөйләшүдән соң ЮХИДИ хезмәткәрләре белән 1нче санлы мәктәпнең дүрт яшь инспекторы Азин урамында машиналарны туктаттылар, аларга күрсәтмә әсбапчыклар өләштеләр. Мәктәпнең 6нчы сыйныфында укучы Азат Вәлиуллин, Ислам Вафин, Адель Сафин һәм Дамир Нәфыйков туктаткан автомобильләр арасында каеш эләктермәүчеләр, габарит утларын яндырмаучылар да бар иде. Балалар бу турыда аларга кисәтүләр ясадылар, юлларда имин йөрүләрен теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев