Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Ярминкәгә һава торышы киртә түгел

Бүген шәһәр үзәгендә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте. Бу юлы мамадышлыларга үзләрендә җитештерелгән продукцияне Красногорка зонасы хезмәтчәннәре тәкъдим итте. Һава торышының кинәт түбәнәюе үзәк мәйданда да сизелә. Сәүдә өстәлләре янәшәсендә озын чиратлар юк иде бүген. Продукция алучылар да сумкаларын тутырганнан соң, тизрәк китү ягын карыйлар. Бу юлы сәүдәнең оештырылышы өчен...

Бүген шәһәр үзәгендә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте. Бу юлы мамадышлыларга үзләрендә җитештерелгән продукцияне Красногорка зонасы хезмәтчәннәре тәкъдим итте.

Һава торышының кинәт түбәнәюе үзәк мәйданда да сизелә. Сәүдә өстәлләре янәшәсендә озын чиратлар юк иде бүген. Продукция алучылар да сумкаларын тутырганнан соң, тизрәк китү ягын карыйлар.
Бу юлы сәүдәнең оештырылышы өчен Красногорка икътисадый зонасына караган Соколка, Омар, Рагозина, Сикәнәс, Отарка, Красногорка җирлекләре, шушы территориядә эшләүче авыл хуҗалыгы оешмалары, бюджет учрежденияләре җаваплы иде.
- Гадәттәгечә, бу юлы да продукцияне кичтән әзерләп куйдык. Сыйфаты югалмасын өчен казларны да кичә генә суеп-эшкәрттеләр. Камыр ризыклары да табадан гына төшкән. Ярминкәгә җаваплы карыйбыз,- ди Омар авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Шәйдуллина.
Җаваплылардан тыш, ярминкәдә район кулланучылар җәмгыяте, балык заводы, күп кенә эшмәкәрләр, фермерлар да сату итте. Гөлзәминә Йосыпова Югары Яке авылыннан килгән. 10 баш мөгезле эре терлек асрыйбыз, ди. Шуларның бишесе савым сыерлар икән.
- Бер баш сыердан башлаган идек. Арттыра-арттыра 5кә тулды. Үзем берҗирдә дә эшләмим, көнозын маллар янында. Терлек азыгын сатып алабыз,- ди ул.
Бүгенге сәүдәнең оештырылышы белән район башлыгы Анатолий Иванов рәислегендәге комиссия дә танышып чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев