Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Яңа мәктәп ачылышына санаулы көннәр калды

Вакыт ягы аз калып бара, шуңа да көнне-төнгә ялгап эшләргә кирәк. Район башлыгы Анатолий Иванов яңа мәктәп төзелешендә катнашучыларга шундый киңәшләрен җиткерде. Бу атнада объектта эшлекле киңәшмә үткәрделәр. Әлеге 3 катлы мәһабәт бинаның кызыл тасмасын кисәргә санулы көннәр калып бара. 460 укучыга исәпләнгән белем бирү йортында бүгенге көндә иртәнге 8дән...

Вакыт ягы аз калып бара, шуңа да көнне-төнгә ялгап эшләргә кирәк. Район башлыгы Анатолий Иванов яңа мәктәп төзелешендә катнашучыларга шундый киңәшләрен җиткерде. Бу атнада объектта эшлекле киңәшмә үткәрделәр.

Әлеге 3 катлы мәһабәт бинаның кызыл тасмасын кисәргә санулы көннәр калып бара. 460 укучыга исәпләнгән белем бирү йортында бүгенге көндә иртәнге 8дән 20,21 сәгатьләргә кадәр эш кайный. Төзелешкә 100 дән артык эшче җәлеп ителгән.
- Хәзерге көндә төп эшләр булып, сыйныфларга ленолеумнар җәеп, җиһазларны урнаштыру калып бара. Мебельләрнең 70 %ы кайтты. Аларны бу көннәрдә җыя башлаячаклар. Шулай ук спортзал идәненә махсус покрытие җәясе һәм урамдагы спорт мәйданчыгын төзеп бетерәсе калып бара,- ди Фәнис Мөхәммәтҗанов.
3нче санлы мәктәптә төзелеш эшләренең барышы белән бу атнада район башлыгы Анатолий Иванов һәм ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе җитәкчесенең урынбасары Марат Сәмигуллин таныштылар. Аларны объектның подрядчысы булган "Төзүсервис" ЯА җәмгыятенең генераль директоры Илфат Хаҗиев, мәктәп директоры Фәнис Мөхәммәтҗанов озатып йөрделәр. Киңәшмәдә катнашучылар эшләрнең сыйфатын бәяләде, кайбер киңәшләрен җиткерделәр.
- Төзүчеләр алдында төп бурыч булып, объектны кулланылышка тиешле срокларда тапшыру тора. Кичектерергә вакыт ягы рөхсәт итми. Без подрядчы срокларга сыешыр дип уйлыйбыз,- ди Марат Сәмигуллин.
Булачак белем бирү йортында төп төзелеш эшләрен 1нче августка кадәр төгәлләргә планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев