Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Урак батырларына премияләр тапшырдылар

Авыл хуҗалыгы сәнәгатен үстерү, урып-җыю эшләрен үз вакытында һәм сыйфатлы башкару максатыннан комбайнчыларга кызыксындыру чаралары бирү турында район башкарма комитеты җитәкчесенең карары кабул ителде. 1нче августка булган күрсәткечләр буенча тәүге нәтиҗәне дә ясадылар. Акчалата бүләкне иң беренче булып 15 кыр батыры алды. Иртә таңнан, кара төнгә кадәр игенчеләр булачак икмәк...

Авыл хуҗалыгы сәнәгатен үстерү, урып-җыю эшләрен үз вакытында һәм сыйфатлы башкару максатыннан комбайнчыларга кызыксындыру чаралары бирү турында район башкарма комитеты җитәкчесенең карары кабул ителде. 1нче августка булган күрсәткечләр буенча тәүге нәтиҗәне дә ясадылар. Акчалата бүләкне иң беренче булып 15 кыр батыры алды.

Иртә таңнан, кара төнгә кадәр игенчеләр булачак икмәк өчен көрәшә. "Трудовик" басуларында, мәсәлән, бүгенге көндә 10 комбайн эшли. Шушы араларда булганнары янына өр-яңа "Нива-эффект" та өстәлгән. Кырдан ашлыкны 6 данә техника ташып тора. Механизаторларның һәр минуты исәптә. Икмәк язмышы үзләренә бәйле булуын алар яхшы аңлый.
- Иң мөһиме- яхшы кәеф белән һәм үз алдыңа билгеле бер максат куеп эшләү,- ди Александр Карпов.
Зур җитештерүчәнлеккә ирешкән механизаторларны шимбә көнне бүләкләп тә уздылар. Район премияләре 15 комбайнчыга тапшырылды.
Алар ашлык кабул итү предприятиесе комбайнчылары Иван Игънатьев, Назиф Сөнгатуллин һәм Рөстәм Гыйниятов, "АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыятеннән Илфат Хәйруллин, Әсгать Миннеханов, Радислав Уразлин Һәм Дамир Бусарев. Илфат "Мега" комбайны бункерыннан 500 тоннадан артык икмәк озаткан инде. Ярыш шартлары буенча, 200 тонна суктырганнан соң ул 1000 сум күләмендәге премиягә лаек булган, 500 тоннадан соң аңа 2000 сум күләмендә кызыксындыру чарасы күрсәтелә.
Берәр мең сум күләмендәге премияләргә "Трудовик" агрофирмасыннан Александр Карпов белән Наил Сафин, "Мамадыш азык-төлек корпорациясе"ннән Илшат Гайсин, Газинур Гайнуллин, Илья Усачев һәм Камил Сәхәпов, "Старый мельник"тан Нургали Гәрәев тә лаек булдылар.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бу атнаның дүшәмбесенә тагын утыз өч комбайнчы район премияләренә лаек булганнар иде. Уракның иң кызган чагы. Атна ахырына кадәр аларның саны тагын да артачак әле. Районыбыздагы һәр комбайнчының әлеге кызыксындыру чараларына лаек булу мөмкинлеге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев