Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Укучылар Конституцияне өйрәнә

Бу атнада Татарстанның барлык мәктәпләрендә дә парламент дәресләре үткәрелә. Ул быел Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүгә 20 ел тулуны билгеләп үтү уңаеннан, кеше һәм гражданинның конституцион хокуклары һәм вазыйфалары темасына багышланды. Безнең иҗат төркеме әлеге чараның икенче санлы лицейда узганында катнашты. "Парламент дәресе" ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның видеосәламен...

Бу атнада Татарстанның барлык мәктәпләрендә дә парламент дәресләре үткәрелә. Ул быел Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүгә 20 ел тулуны билгеләп үтү уңаеннан, кеше һәм гражданинның конституцион хокуклары һәм вазыйфалары темасына багышланды. Безнең иҗат төркеме әлеге чараның икенче санлы лицейда узганында катнашты.

"Парламент дәресе" ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның видеосәламен караудан башланды. Спикер укучыларга мөрәҗәгать итеп, "Мондый дәресләр үткәрү матур традициягә әйләнеп бара. Бу дәресләр Конституциягә, парламентаризмга, дәүләт корылышына багышланган", - диде. Чыгышында ТР Конституциясен кабул итү хакында сөйләде. Әлеге документның Татарстан Республикасы үсешендәге роленә зур урын бирелүе, егерме ел элек ТР Конституциясен кабул ителүнең зур сәяси вакыйга булуын билгеләп үтте.
Парламент дәресен икенче санлы лицейның тарих фәне укытучысы Лира Шевяхова дәвам итте. Ул укучыларга Конституциянең моннан 20 ел элек, 6 нчы ноябрь көнне кабул ителүен, аның 7 бүлектән торуын, аларның нәрсәне аңлатуы хакында сөйләде. Соңыннан әлеге мәгълүматлар буенча сораулар да бирде...
Укучылар икенче санлы лицей директорының урынбасары Елена Шигаеваны моңа кадәр мөгаллим буларак кабул итәләр иде, ә бүген ул шәһәр советы депутаты вазыйфасында чыгыш ясый. Дәрестә катнашучыларны шәһәр советының нинди мәсьәләләрне хәл итүе белән таныштырды, парламентның барлыкка килүе, гражданнарның конституцион бурычлары һәм хокуклары турында сөйләде.
- "Парламент дәресләре" үткәрү бик тә кирәк дип саныйм. Биредә укучылар өстәмә белемгә ия булалар. Үзләренең бурычлары һәм хокуклары турында төшенчә алалар. Бары шул чакта гына кеше үзен гражданин дип әйтә ала,- ди Елена Шигаева.
Укучылар үзләре дә бүген алган белемнәрнең әһәмиятен ассызыклый.
- Мин бүгенге дәрестә үземә бик тә кирәкле белемнәр тупладым, конституциянең барлыкка килү тарихын, аның әһәмиятен белдем,- ди 10 нчы сыйныф укучысы Таһир Әхмәтов.
Ә Конституциясен белгән буын вәкилләре үз хокукларын да төгәл белә, сәяси яктан белемле була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X