Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

“Тормыш дәресләре” башланды

Район мәктәпләрендә бүген яңа уку елындагы беренче "Тормыш дәресе" үтте. Тәүге дәрес барышы белән без шәһәрдәге 1нче санлы мәктәптә таныштык. Тормыш дәресенең быелгы беренче темасы "Мамадыш-туган ягым" дип исемләнгән иде. Балаларга туган төбәгебезнең үткәне һәм бүгенгесе турында сөйләделәр. Кызлар-малайлар укытучы апаларының сорауларына җавап бирәләр, туган шәһәрләре турында шигырьләр дә сөйлиләр,...

Район мәктәпләрендә бүген яңа уку елындагы беренче "Тормыш дәресе" үтте. Тәүге дәрес барышы белән без шәһәрдәге 1нче санлы мәктәптә таныштык.

Тормыш дәресенең быелгы беренче темасы "Мамадыш-туган ягым" дип исемләнгән иде. Балаларга туган төбәгебезнең үткәне һәм бүгенгесе турында сөйләделәр. Кызлар-малайлар укытучы апаларының сорауларына җавап бирәләр, туган шәһәрләре турында шигырьләр дә сөйлиләр, Мамадышка ничек нигез салынуы хакында да беләләр, аның бүгенге тормышы, табигате, истәлекле урыннары турында да зур кызыксыну белән тыңлыйлар һәм әңгәмәдә актив катнашалар. Мондый дәресләрдә күп нәрсәләргә өйрәнәбез, ди 6нчы сыйныф укучысы Алия Миннебаева. Киләчәктә җырчы булырга хыялланучы Алия тормыш дәресләреннән үзе сайлаячак һөнәре турында да кирәкле мәгълүматлар тупларга өлгергән:
Балалар үзләре спорт, сәнгать төрләре белән шөгыльләнә торган корылмалар турында әңгәмә алып барырга бик ярата икән. Дүртенчеләр "Олимп" спорт комплексы, Боз сарае, "Хыял" яшүсмерләр клубы, музыка һәм спорт мәктәпләре турында берсен-берсе уздырырга тырышып сөйлиләр. Шәһәрбезенң чисталыгы мәсьәләсендә дә төпле фикерләр яңгырый. "Шәһәребез чиста булсын өчен һәркем тырышырга тиеш. Урамнарны чүпләмәсәк, үзебездән соң тәртип калдырсак, Мамадышыбыз һәрвакыт шулай матур булачак,"-ди дүртенче сыйныфтан Эльвина Әһлиуллина. Ә аның сыйныфташы Салават Гыйлаев бүгенге дәрес үтүгә, киләселәре турында да уйлый башлаган. Тормыш дәресләрендә бик күп темаларны өйрәнергә тели ул: "Мин тормыш дәресләрендә Мамадышның кайчан һәм ничек барлыкка килүен, аның үсешен тулырак өйрәнергә телим. Аннан шәһәребездәге предприятиеләр эшчәнлеге белән дә танышыр идем". Мондый дәресләрнең балаларга ошамавы мөмкин дә түгел. Педагоглар аларны үткәрүгә иҗади якын килеп әзерләнәнләр. "Һәр сыйныф җитәкчесе җомга көннәрендә үтәсе тормыш дәресләренә зур әзерлек белән килә. Балаларга һәр теманы тирәнтен ачып бирергә тырышалар, һәркем темага үзенчәлекле итеп әзерләнә. Быел игълан ителгән бәйге дә һәркайсында зур кызыксыну уятты,"-ди тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ольга Әһлиуллина. Сүз уңаеннан, агымдагы елда сыйныф җитәкчеләренә тормыш дәресләрен алып бару буенча үзләренең портфлиоларын әзерләргә тәкъдим ителде. Уку елы ахырында район буенча иң алдынгылар билгеләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X