Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Терлекчеләр белемнәрен арттыра

Районыбызда терлекчеләр өчен семинар-укулар оештыру дәвам итә. Соңгысы "Азык-төлек корпорациясе" базасында 6 айдан олырак бозау караучылар өчен үткәрелде. "Йөз кат ишеткәнче, бер кат күрүең яхшырак",- ди халык мәкале. "Азык-төлек корпорациясе"нең Урта Сон фермасына семинарга җыелучылар да хезмәттәшләре Асия Галиева белән Фердинант Хөсәеновның ничек эшләүләрен кызыксынып карадылар, аларның эш алымнары белән...

Районыбызда терлекчеләр өчен семинар-укулар оештыру дәвам итә. Соңгысы "Азык-төлек корпорациясе" базасында 6 айдан олырак бозау караучылар өчен үткәрелде.
"Йөз кат ишеткәнче, бер кат күрүең яхшырак",- ди халык мәкале. "Азык-төлек корпорациясе"нең Урта Сон фермасына семинарга җыелучылар да хезмәттәшләре Асия Галиева белән Фердинант Хөсәеновның ничек эшләүләрен кызыксынып карадылар, аларның эш алымнары белән таныштылар. Алар карамагында 6 айдан олырак 135 бозау. Малларга унар килограмм сенаж, өчәр килограмм печән, икешәр килограмм фураж ашаталар икән. Асия Галиева октябрьдә һәр бозауның тәүлеккә 751, Фердинант Хөсәенов 708 грамм үсешен тәэмин иткән. Моның өчен аларга 13-14 мең сумнан артык акча хисапланган. Терлекчеләрнең эш күрсәткечләре һәм айлык хезмәт хаклары терлекчеләр йортына да язып эленгән иде. Сентябрьдә аларга 18 мең сум, августта-24 мең сум, июльдә-21 мең сумнан артык хезмәт хакы исәпләнгән. Бу-ул айларда терлекләрнең тәүлеклек артымнары да югарырак булуы турында сөйли. Башка төркемнәрдәге малларның көрлеге дә кунакларның игътибарын җәлеп итте.
-Тана бозаулар-булачак сыерлар. Аларга аерым тәрбия булырга тиеш. 18 айлык булгач каплата башлау өчен, һәркайсының тәүлеккә кимендә 700 грамм артып баруына ирешергә кирәк,-диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүлек җитәкчесе Рәис Гасыймов.
Азыкларның сыйфаты да малларның көрәюенә йогынты ясавын әйтеп узды районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ильяс Гаптрахимов. Ветбаклаборатория анализларыннан күренгәнчә, хуҗалыклардагы сенажның сыйфаты икенче класс таләпләренә җавап бирә. "Семиозерка"ның Албай фермасындагы сенажда серкә һәм сөт кислоталары нормадагыдан югарырак икән. Нормальләштерү өчен акбур кирәк, диләр белгечләр. Урта Сон терлекчеләре фугат бирә башлагач та малларның көрәеп китүен әйттеләр.
Бозаулардан алынган артымның күләме малларның киләчәктәге продуктлылыкларына да йогынты ясый. Тәүлеклек артым 540 грамм чамасы була икән, 18 айда алар 340 килограмм авырлыкка гына җитәләр һәм сыер булгач 3000 килограмм сөт бирәләр. 720-750 грамм тәүлеклек үсешкә ирешкәндә сыер 6000-8000 литр сөт бирәчәк. "Нократ" агрофирмасының "Таң" бүлекчәсе бозау караучысы Назилә Садретдинова ел башынннан һәр малның тәүлеккә 1422 граммга артып баруына ирешкән. "Тәкәнеш" агрофирмасының "Родина" бүлекчәсе терлекчесе Римма Якимованың күрсәткече 861, Шәдчедән Ринат Шәмсетдиновныкы-853, "Чулпан""нан Фирдәүсә Юнысова белән Заримә Батталованыкы-802, Усали агрохимиклары ярдәмче хуҗалыгыннан Разия Хисмәтуллинаныкы-700 грамм. "Малларны төркемнәргә күп җыймагыз. Алар иркендә йөрергә тиеш",-дигән киңәшләрен дә җиткерделәр белгечләр.
Кече Сон клубында булган теоретик өлештә алдынгыларга район башлыгы Анатолий Иванов Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырды. Семинарга чакырылган башка терлекчеләр дә премияләр белән билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев