Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар бәхте өчен мин җан атармын: Татар бит мин, үзем дә чын татармын!

Күзеңне йом да, глобусны әйләндереп, бармагың белән төртә калсаң, шул бармак төртелгән ноктада да татар кешесенең аяк эзләрен табарсың диләр. Тузганак түгелдерсең, син тамырлы, ник туздың тузганак сыман? Тузуы бер хәл, тузып та үз кыйбласын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен таратмавы әһәмиятле. 1-5 нче август көннәрендә, Казанда узган, VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы...

Күзеңне йом да, глобусны әйләндереп, бармагың белән төртә калсаң, шул бармак төртелгән ноктада да татар кешесенең аяк эзләрен табарсың диләр. Тузганак түгелдерсең, син тамырлы, ник туздың тузганак сыман? Тузуы бер хәл, тузып та үз кыйбласын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен таратмавы әһәмиятле. 1-5 нче август көннәрендә, Казанда узган, VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы Россия һәм чит 24 илдән җәмгысе 600 дән артык ышанычлы татар яшьләре вәкилләрен җыйды.

"В контакте" сайтындагы дусларымның саны берничә төрек татарына артты

Форумның беренче көне.

Берничә көн дәвамында Форумның җитәкчелек итү органы: БТЯФ Координацион Советы һәм аның рәисен сайларга, шулай ук, алдагы елларга эш мәсьәләләрен күтәргән резолюцияне кабул итергә тиеш иделәр. Делегатлар уңышлы гына данлыклы Универсиада авылына урнаштырылганнан соң, аларны Казан каласы буйлап мавыктыргыч экскурсия көтте. Ләкин шунысы бар, Татарстан татарлары бер корпуста, чит төбәкләрдән килгән милләттәшләребез Универсиада авылының икенче читендәге корпусына урнаштырылдылар. Үзара саф татар телендә сөйләшүгә зар-интазар булган яшьләр әлеге аралашудан мәхрүм иделәр. Әмма, йөзләгән чакрым араларны узып килгәннәр өчен, бер корпус белән икенче корпус арасындагы ераклык киртә була аламы соң? Без барыбер аралашу җаен бик тиз таптык.

Форумның икенче көне.

Алтынчы Бөтендөнья татар яшьләре форумының ачылу тантанасы Г.Камал исемендәге татар академия теарты бинасында узды.Эшлекле очрашу алдыннан фойеда башкалабыз кунаклары татар мәдәниятен чагылдыручы искитмәле күргәзмә белән таныша алдылар. Дөньякүләм данлыклы модельерлар милли киемнәр, үз куллары белән ясаган эксклюзив бизәнү әйберләренә ия булырга форсат тудырдылар. Татарлык рухы белән сугарылган атмосфера форум ачылышында сизелде. - Без форумның эш теле-татар теле булуын мәҗбүри итеп куйдык. Белдерер фикерең бар икән-ана татар телендә әйт,- ди Бөтендөнья татар яшьләре форумын соңгы ике елда җитәкләгән Тәбрис Яруллин. Милләтебезнең дәвамчылары булган яшьләр ана телендә сөйләшмәгәч, киләчәгебезне ничек күзалларга?!

Күргәзмәгә чыгарылган кул эшләнмәләре

Форумның өченче көне.

Яшьләрнең берләшүе-аларга үз фикереңне белдерергә, башка яшьтәшләрен дә үз артыннан ияртергә, үсеп килүче буында үзаңны тәрбияләргә ярдәм итә. Быелгы форумдагы яшьләрне кызыксындырган һәм борчыган темаларны кузгату өчен "Проектлар мәктәбе " дә оештырылган иде. Заманча ИТ- технологияләр өлкәсендә татар проектларын тормышка ашыручылар- "TatWeb", милли традицияләребезне саклау юлында җан атып йөрүчеләр- "Рух", ә бизнес-проектлар ярдәмендә милли тормышны җанландырудан тыш, матди файда алуга ирешкән яшьләр "Бизнес-яшьлек" секцияләрендә фикер алышты. "Икъсад өлкәсендә мин сай йөзәм, татарлык рухы һәр күзәнәгемдә, ә менә интернет челтәренә бәйле белемнәрен җитенкерәми",-дип мин "TatWeb" секциясенә юл тоттым. Гаҗәеп кызыклы проектлар каралды бирелдә. Барысы да татар телендә диярлек. Мисалга, Тюльпан Минһаҗеваның "Акыллым" проектын гына алыйк. "Акыллым" - татар телен бишектән өйрәнү системасы. Ул үзенчәлекле иллюстрацияле татар телендәге карточкалар җыелмасыннан гыйбарәт. Бүген исә "Акыллым" проекты кысаларында 3 үзенчәлекле иллюстрацияле карточкалар җыелмасы бастырылган. Төп җыелма 6 теманы үз эченә алган А5 форматындагы 120 карточкадан тора. Алардагы сүзләр һәм рәсемнәрнең һәркайсын Тюльпан үзе сайлаган, эшкәрткән һәм әзерләгән. Моннан тыш, секциядә, интернеттан хәләл сәүдә нокталырын ансат кына эзләп табарга ярдәм итүче "Хәләл-ГИД" кушымтасы, "Әлифба", "Үчтеки" электрон проекты презенцияләнде. Һәр идея тамашачылар арасында зур резонанс уятты.

VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы кысаларында кичке күңел ачу чараларына да зур урын бирелде. Берсе аның аулак өй күренеше булса, икенчесе оештыручылар тарафыннан зур бүләк- Австралиядән җырчы Зөлфия Камалованың килүе. Барыбызга да балачактан таныш "Рамай", "Күбәләгем", "Сибелә чәчем", "Былбыл" һәм башка җырлар, инде аудиоязмаларда таныш булган яңгырашта башкарылса да, яңача ишетелде: зал суламыйча тыңлады. Һәр җырның соңгы аккорды тынгач "афәрин", "браво" сүзләре яңгырады. Музыкантлары - казанлы, мәскәүлеләр - зур осталар. Мәскәүле хэнг-драмда уйнаучы Илдар да, казанлы арфа кылларын чиртүче Мәръям да, концерт башында патша кебек сәкесенә менеп кунган Индия барабаннарын кагучы Гена да. Берсе берсен алмаштырып, сәхнәдә шулай ук казанлы виолончель остасы Гадел дә, кларнет һәм курюбай көе белән сихерләүче Евгений дә, башкалабыз Казан контрабасчысы Василий да Зөлфия ханымга дөрес тавыш булдырырга булышты. Безнең компания концерт дәвамында бер сүз белән дә алышмады . Кая анда! Сәхнәдән күзне, колакны башка якка "бору" мөмкин иде мени? Яңа программага килсәк, аның концепциясе гади, җырчы концерт башында аны ачып та салды: такмак-җырлар аша табигать күренешләрен аңлатып бирү. Тавыш, музыка кораллары ярдәмендә хәтирәләрне уяту. Минем өчен һәр җыр дәва кебек иде: җырчының сәхнәдән әйткән сүзе, музыкантларның соло башкарулары, бергә ритмлы йә салмак уйнаулары. Илдар Мөбәрәкшинның (Мобай) җырлау манерасы да Зөлфия янында, ниһаять, тулы күләмдә ачылды. Алар парлап, скэт техникасында да, җырладылар. Илдар Мөбәрәкшин, Зөлфия Камалова җырларына хас уртак сыйфат - алар һава кебек җиңел, саф. Соңиаль челтәремдәге "аудиоязмалар" бүлеген дә мин аларның җырлары белән тулыландырдым.

Казанда узучы татар яшьләре форумының өченче көнендә кунаклар "Яшь татар гаиләсе һәм аның алдында торган сынаулар" дискуссиясендә катнашты. Камал театрында узган чарада теләгән һәркем яшь татар гаиләсе турында үз фикерен белдерә алды. Фикерләшү бер сәгатьтән артык барды. Төштән соң яшьләр, Тукай ягы Арча районына сәфәр кылды. Монда исә делегатлары ипи-тоз, якты йөз, сый-нигъмәтләрдән сыгылып торучы фуршет өстәле белән каршы алдылар. "Арча көне" уңаеннан затлы бәйрәм программасы да әзерләнгән иде. Делегатлар күңеленә милли уеннар аеруча хуш килде.

Ходуляда йөрергә өйрәнәләр

Форумның дүртенче көне.

Фоурмның соңгы көнендө исә Болгар тарихи-шәһәрчегенә сәяхәт тә каралган иде. Быелгы форум бик тә нәтиҗәле узды. Беренчедән, чит төбәкләрдән килгәннәргә чара истәлекле вакыйгаларга бай булды. Икенчедән чарага билгеләнгән максатлар барысы да тормышка ашты. Татар яшьләре, татар дөньясы өчен мөһим әлеге һәм башка тәкъдимнәр форумның резолюциясендә урын алды. Ә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе итеп кабат 27 яшьлек Тәбрис Яруллин сайланды.

Татар бәхете өчен мин җан атармын, татар бит мин үзем дә чын татармын, татар түгел димә, башың ватармын, дип язганнар моннан йөз ел элек тә милләтләре , татар халкы өчен янып яшәүчеләр. Инде барыбызга да әлеге тугъры юлдан тайпылмаска, милләтебезне саклап калырга, чит телләрне белү - байлык, туган телне белү-бәхет, дип яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев