Мамадыш «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этабын кабул итте. Якын-тирә районнардан килгән талантлар җыр, бию, нәфис сүз өлкәсендә осталыкларын сынадылар. «Созвездие-Йолдызлык» фестивале инде менә 14нче ел 5 яшьтән алып 21 яшькәчә булган талантларны берләштерә. Әлеге проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов химаясе астында уза. Сәнгать бәйгесе Татарстанның...
Мамадыш «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этабын кабул итте. Якын-тирә районнардан килгән талантлар җыр, бию, нәфис сүз өлкәсендә осталыкларын сынадылар.
«Созвездие-Йолдызлык» фестивале инде менә 14нче ел 5 яшьтән алып 21 яшькәчә булган талантларны берләштерә. Әлеге проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов химаясе астында уза. Сәнгать бәйгесе Татарстанның мәдәни тормышында елның иң мөһим вакыйгаларының берсе дип исәпләнә.
Нет комментариев