Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

“Соколка каникуллары”

"Кама" балалар-сәламәтләндерү лагерында укучыларның 1нче смена ялы башланды. Ул 18 көнгә исәпләнгән. "Кама" балалар-сәламәтләндерү лагерында тәүге смена 13нче июньдә башланып, 3 атнага якын дәвам итәчәк. Бу дәвердә Чулман яр буенда урнашкан учреждениедә 90 нан артык бала ял итәр дип көтелә. Аларның 44 Яр Чаллы спортчылары. - Мин әле биредә беренче...

"Кама" балалар-сәламәтләндерү лагерында укучыларның 1нче смена ялы башланды. Ул 18 көнгә исәпләнгән. "Кама" балалар-сәламәтләндерү лагерында тәүге смена 13нче июньдә башланып, 3 атнага якын дәвам итәчәк. Бу дәвердә Чулман яр буенда урнашкан учреждениедә 90 нан артык бала ял итәр дип көтелә. Аларның 44 Яр Чаллы спортчылары.

- Мин әле биредә беренче тапкыр гына. Тәүге көннән үк лагерьны ошаттым. Барлык шартлар да тудырылган. Табигате матур,- ди Чаллыдан килгән яшь дзюдочы Роман Ачеулов.
Ә аның иптәше Женя Чулман буенда инде икенче елын ял итә.
- Биредә ашату яхшы, әйбәт мөнәсәбәт. Шуңа күрә быел да бик теләп килдем. Каникулым күңелле узар дип уйлыйм,- ди Евгений Корнилов.
Ялларның күңелле узуы иң элек әлбәттә әйдаманнар һәм балаларның үзләреннән тора. 1нче смена дәвамында лагерьда 20 хезмәткәр эшләячәк. Шуларның 5се әйдаманнар, 2 тренер, пешекчеләр, каравылчылар, һ.б. белгечләр.
- Лагерьда балаларның ялы "Соколка каникуллары" исеме астында үтә. Аның кысаларында төрле чаралар үткәрү каралган. Бию, җыр көннәре үтәчәк. 22нче июньдә Хәтер көнен билгелиячәкбез,- ди өлкән әйдаман Надежда Филиппова.
Лагерьда беренче ял итүче төркем 3 отрядка бүленгән. Ә сменаларның саны җәй дәвамында 4әү булачак.
3 атнадан соң, әлеге балаларга алмашка профильле смена киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев