Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Республика мөгаллимнәренең август киңәшмәсе башланды

Мәктәп- дәресләрдән соң. Республика педагогларының быелгы август киңәшмәсе шушы тема астында уза. Чәршәмбе көнне аның беренче утырышын үткәрделәр. Дәресләрдән соң укучылар нәрсә белән шөгыльләнә ала? Киңәшмә кунакларына боларны икенче санлы лицей фойесында тәкъдим иттеләр. Үз эшләнмәләрен башка район һәм шәһәр белем бирү учреждениеләре дә тәкъдим итә. Мөгаллимнәрнең төп максаты- балаларны...

Мәктәп- дәресләрдән соң. Республика педагогларының быелгы август киңәшмәсе шушы тема астында уза. Чәршәмбе көнне аның беренче утырышын үткәрделәр.

Дәресләрдән соң укучылар нәрсә белән шөгыльләнә ала? Киңәшмә кунакларына боларны икенче санлы лицей фойесында тәкъдим иттеләр.
Үз эшләнмәләрен башка район һәм шәһәр белем бирү учреждениеләре дә тәкъдим итә. Мөгаллимнәрнең төп максаты- балаларны файдалы шөгыльләргә җәлеп итү. Моның өчен Чаллы шәһәренең балалар техник иҗаты үзәгендә беренче көннән үк үз куллары белән модельләр ясарга өйрәтәләр. Заманча технологияләр билгеле бер уңышка ирешергә булыша икән.
- Венчур фонды ярдәмендә заманча станоклар, җиһазлар алдык. Алар белән балалар җиңел эш итә. Элек кулдан ясаган әйберләрне хәзер станокта кисәбез,- ди Расих Нуруллин.
Мамадыш балаларының эше күп кенә кунакларның игътибарын җәлеп итте. Лего-роботлардан ясалган буран әбиләре һәркемгә дә диярлек таныш булган композицияне башкардылар. Әлеге укучылар грант ярдәмендә алынган "Лего-робот" җиһазлары берләшмәсендә шөгыльләнә.
- Без роботларны үзебез җыйдык. Алар белән конкурсларда да катнаштык. Ул вакытта Евровидение бәйгесе бара иде. Шуңа да геройларыбыз буран әбиләре,- ди укучылар.
Балаларга дәресләрдән соң тагын бер шөгыль- компьютер техникасын ремонтлау буенча сервис үзәге.
Биредә әлегә 5 укучы, соңрак аларның саны 15 кә тулачак.
Алга таба кунаклар "Бәләкәч" балалар бакчасына юл тотты. Биредә сабыйлар тулы әзерлек белән көтеп тора иде. Форумда катнашучыларны 3 телдә сәламләделәр.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениясендә тәрбияләнүчеләр иҗади һәм физик талантларын күрсәттеләр. Һәр төркемдә заманча технологияләр кулланып дәресләр бара иде.
Мамадышта спортка зур әһәмият бирелүен Нократ яр буенда да күрергә мөмкин. Мәйданда "Универсиаданы каршылап" исеме астында чыгышлар узды.
Чыгыш ясаучылар арасында башка район вәкилләре дә бар иде. Алар барысы да теге яки бу спорт төрендә уңышка ирешүчеләр. Укучылар универсиадага әзерлекләре хакында сөйләде.
Алга таба кунакларны мәктәпләрнең бизнес-план программасын тормышка ашыру эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Уку-тәҗрибә участогында унлап район вәкиле а/х продукциясен тәкъдим итә.
Мамадышлылар мини-ферма эшчәнлекләре турында да сөйләде. Мәсәлән, кече кирмән мәктәбендә романов токымлы сарыклар үрчетә башлаганнар.
Шәһәр мәктәпләренең һәм Красногорка белем бирү йортының "Җир әлифбасы" тәҗрибә участогы кунакларда зур кызыксыну уятты.
Районыбыз мәктәпләрендә сарык, куян үрчетү тәҗрибәсе, умартачылык белән шөгыльләнү шактый еллардан килә. Балалар бу эшләр фән кушканча алып барыла, дип сөйләде.
Күп сандагы кунаклар бу көнне шәһәребезнең Совет урамында да булды. Биредә фольклор ишегаллары эшләде, ачык һавада оешма-предприятиеләрнең үткәнен һәм бүгенгесен чагылдыручы музей оештырылган иде.
Кунаклар алга таба шәһәрнең икенче санлы лицеена юл алды. Биредә Татарстан мөгаллимнәре август киңәшмәсенең беренче утырышын үткәрделәр. Аңа республиканың Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов рәислек итте. Утырыш эшендә районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, ТР-да кеше хокуклары буенча уполномоченный Сәрия Сабурская һәм башка рәсми затлар катнашты. Министр Альберт Гыйльметдинов искәрткәнчә, август киңәшмәсенең беренче көне генераль репетиция буларак уза. Чөнки 18 нче август көнне үткәреләчәк чираттагы утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка дәрәҗәле кунакларның килүе көтелә.
Кунакларны сәламләү чыгышында Анатолий Иванов төбәгебездәге балаларга 5 юнәлештә тәрбия бирелүен искәртте. Болар- белем, спорт, дин, мәдәният һәм хезмәт. Район башлыгы авылларны үстерү сәясәте алып барылуын, бу уңайдан төрле программалар эшләвен ассызыклады. Ә бу үз чиратында урыннардагы мәктәпләрнең сакланып калуына китерәчәк. Шулай ук һәр уку йортының бизнес-план үтәвен, ел саен аның кысаларында мәктәпләргә кимендә 1 млн сум акча эшләү бурычы торуын да искәртте Анатолий Иванов.
Чыгышында район башлыгы мамадышлылар өчен быелгы БДИ нәтиҗәләренең уртача республика күрсәткеченнән югары булуын ассызыклады, киңәшмәдә катнашучыларга уңышлар теләде.
Республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе быел "Мәктәп- дәресләрдән соң" исеме астында уза. Тәүге утырыш "ТР-ның мәгариф тармагын модернизацияләү шартларында уңышлы шәхес формалаштыру" темасына багышланды.
-Без соңгы елларда үткәрелгән август киңәшмәләрендә сыйфатлы дәресләр, алар эчендә кызыклы күнегүләр уздыру хакында сөйләштек. Ә мәктәп тормышы аның белән генә чикләнергә тиеш түгел бит. Белем йортының дәресләрдән соңгы вакыты да нәтиҗәле үтәргә тиеш. Бары шул чакта гына система тулысынча эшли. Моны истә тотып, без быелгы август киңәшмәсендә дәресләрдән соңгы мәктәпкә әһәмият бирергә булдык,- ди Альберт Гыйльметдинов.
Төп хисап белән чыгыш ясаган мәгариф министрының беренче урынбасары Данил Мостафин тармактагы проблемалар һәм бурычларга тукталды. Төп басымны дәресләрдән соң эшчәнлек алып бару буенча контрольнең аз булуына ясады ул. Шулай ук татар телен укытканда инновацион технологияләрне кулланмаучы мәктәпләрне тәнкыйтьләп тә узды. Исемлек башында Әтнә мөгаллимнәре тора.
Киңәшмәдә БДИ аерым урынны биләп торды. Данил Мостафин белдергәнчә, медаль алган укучылар сынау вакытында укытучының өметен акламый.
- Алтын медаль ала торып, БДИ-нын "2" легә тапшырган укучыны мин бөтенләй аңламыйм. Бу бит балага гына түгел, ә укытучысына, гомумән барыбызга да оят булырга тиеш,- ди Альберт Гыйльметдинов.
Әлеге юнәлештә Азнакай, Тәтеш, Ютазы районнарына аеруча эшләргә кирәклеген дә ассызыклады министр.
Альберт Гыйльметдинов залдагы лицей җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, һәр юнәлештә дә күрсәткечләрегез яхшы булсын, дип искәртте. Киресенчә икән, бу статусыгызны кире алачакбыз,- дип тә өстәде ул.
"ТР-ның мәгариф тармагын модернизацияләү шартларында уңышлы шәхес формалаштыру" темасына багышланган утырышта мәктәпләрдә сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтүне үстерү, әти-әниләр белән эшләү хакында да сөйләштеләр.
Киңәшмә тантаналы мизгелләр белән төгәлләнде. Бер төркем мөгаллимнәргә РФ һәм ТР мәгариф министрлыкларының рәхмәт хатларын тапшырдылар. Аларга ия булучылар арасында шәһәрдәшебез Роза Хәнәфиева да бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев